Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сукаеш юллары яхшырачак

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында узган Сукаеш авыл җирлегенең хисап җыелышында яңгыраган төп мәсьәләләрнең берсе юлларны төзекләндерү булды.

«Узган ел район хакимияте ярдәме белән мәдәният йорты алдына асфальт юл түшәлде, балалар бакчасында, мәктәптә ремонт эшләре башкарылды. Һәйкәлдә сугышта һәлак булган якташларының исемлек тактасы яңартылды. Банки Сукаешта су скважинасы ремонтланды», - дип җирлек башлыгы Зөлфия Закирова үз чыгышында башкарылган эшләрне яктыртты. Ул шулай ук алда торган бурычларга да тукталды. Зур Сукаешка яңа модульле ФАП, авыл Советы бинасы төзү, авыллар эчендәге юлларны төзекләндерү, Банки Сукаешта авыл эчендә яңа су линиясе үткәрү – төп хәл итәсе мәсьәләләр булып тора.

Марсель Шәйдуллин бу эшләрне республика программаларына кертүне бурыч итеп куйды. Шулай ук авыл җирлекләрен үстерү программасы буенча да төзекләндерү эшләре башкарылачагын әйтте. Мәдәният йортында, мәктәптә, балалар бакчасында да ремонт эшләре дәвам итәчәк.

Җирлектән район Советы депутаты, автомобиль юллары идарәсе начальнигы Равил Гинатуллин язын җирлек башлыгы белән бергәләп Курай Елга, Зур, Банки, Түбән Сукаеш авыллары эчендә юлларның торышын тикшерергә һәм бу мәсьәләне хәл итәргә ышандырды.

« Асфальт вәгъдә итмим, әмма вак таш җәеп тигезләп чыгарбыз», – диде ул.

«Азнакай» агрофирмасы җитәкчесе Хәлил Шәмсимөхәммәтов чыгышыннан күренгәнчә, быел Сукаеш басуларында уңыш мулдан булган: бөртеклеләрнең гектарыннан 43 центнердан артык уңыш чыккан, кайбер басулардан 60 центнер алынган. Терлекчелек тармагында да сукаешлылар сынатмыйлар: бер сыердан тәүлеккә уртача 21 кг сөт савалар.

«Быел Сукаеш кырында 2000 башка исәпләнгән мега-ферма сафка басачак. 79 кешегә эш урыны булачак. Бүген районга авыл хуҗалыгы белгечләре җитми, балаларга дөрес һөнәри юнәлеш бирергә кирәк, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Ул халыкның сорауларына җавап бирде.

Җыелышта алдынгы хезмәткәрләргә, авылның активистларына, юбилярларга бүләкләр тапшырылды, мәдәният йорты артистлары үзләренең җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев