Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугыш ветераны Сәмигулла Хәбибуллин йөзгә кадәр яшәргә өметләнә. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Югары Стәрле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәмигулла Хәбибуллинны туган көне белән тәбрикләде. Сәмигулла ага 1942 елның августында фронтка китә, яу кырында уң аягын калдырып, 1945 елда ул туган авылына әйләнеп кайта. Үз авылы кызы Гатия белән үрнәк гаилә корып, 5 бала һәм...

Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Югары Стәрле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәмигулла Хәбибуллинны туган көне белән тәбрикләде. Сәмигулла ага 1942 елның августында фронтка китә, яу кырында уң аягын калдырып, 1945 елда ул туган авылына әйләнеп кайта. Үз авылы кызы Гатия белән үрнәк гаилә корып, 5 бала һәм сугыштан кайтмаган абыйсының малаен да җиде яшеннән тәрбияләп үстерәләр. Ул 33 ел Югары Стәрле авылында почта бүлеге җитәкчесе булып эшли.

- Бөтен авылдашларны "Маяк" газетасына яздырта идем. Хәзер дә һәр санын көтеп алам, районда барган барлык эшләр белән танышып барам, - ди.

93 яшьлек ветеран улы Зиннур белән килене Ландыш тәрбиясендә, тормышыннан бик тә кәнәгать һәм йөзгә кадәр яшәргә өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев