Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суд һәм “Маяк” берлеге

Азнакай шәһәр судында районның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән чираттагы “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды.

Азнакай шәһәр судында районның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән узган чираттагы “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе икеарадагы хезмәттәшлекне тагын да нәтиҗәлерәк итүгә багышланды. Сөйләшүне суд рәисе Илдар Шәрифуллин алып барды. Анда дистәләгән еллар дәвам иткән үзара эшчәнлеккә анализ ясалды, аны ике якка да тагын да файдалырак һәм нәтиҗәлерәк итү алымнары эзләнде. “Маяк”ның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов, хакимиятнең мәгълүмат үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эдгар Шәйдуллин, журналистлар Лиза Нурлыева, Таңсылу Саниева, Айгөл Шәрифуллина, Рамил Исламов, судның матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Темирбулатова, суд рәисе ярдәмчесе Лилия Хәбирова “Фемида” сәхифәсе, социаль челтәрләр, телетапшырулар буенча фикерләре белән уртаклаштылар.

– Районның шәһәр суды белән уртак эшчәнлек алга таба да үз югарылыгында дәвам итәр, судны һәркемгә ачык итүдә, халыкка мәгълүматлар җиткерүдә бергәләп эшләрбез, – дигән теләген җиткереп йомгаклады очрашуны Илдар Ирек улы.

Бик эчтәлекле, җанлы барган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе иҗади берлекнең яңа старт мәйданчыгы булып, укучыларыбызны тагын да кызыклы язмалар белән җәлеп итәрбез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев