Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Студентларга җәен 30 меңнән артык түләячәкләр

Ел дәвамында белем туплаган студентлар, җәй көне кая да булса эшкә урнашып, акча юнәтү, дөнья гизү, яңа дуслар табу ягын карыйлар. «Студентларның хезмәт отряды» аларның нәкъ менә шул хыялларын тормышка ашыра да инде. Ел саен «Студентларның хезмәт отряды» аша 11 мең студент эшкә урнаша. - Яшьләрне җәй дәвамында эш белән...

Ел дәвамында белем туплаган студентлар, җәй көне кая да булса эшкә урнашып, акча юнәтү, дөнья гизү, яңа дуслар табу ягын карыйлар. «Студентларның хезмәт отряды» аларның нәкъ менә шул хыялларын тормышка ашыра да инде. Ел саен «Студентларның хезмәт отряды» аша 11 мең студент эшкә урнаша.

- Яшьләрне җәй дәвамында эш белән тәэмин итү - дәүләт программасының бер юнәлеше. Югары уку йортын тәмамлаган студент һәрвакытта да үз эшен яхшы белә дигән сүз түгел. Ә хезмәт отрядлары төпле белем генә түгел, алыштыргысыз тәҗрибә дә бирә әле. Димәк, биредә үз көчен сынап караган студент киләчәктә конкурентлыкка сәләтле белгеч булып та җитлегә, - диде «Студентлар хезмәт отряды»ның республика үзәге директоры Ринат Садыйков.

Быел җәйгә «Хезмәт отрядлары» 11 мең 468 студентны эшле итәчәк. Ринат Садыйков белдергәнчә, иң күп керемле эш урыннары - студентлар төзелеш отрядында. Биредә уртача хезмәт хакы 38 меңгә кадәр җитә. Быел яшьләрне Чиләбе өлкәсендәге атом электростанциясен төзергә җибәрәчәкләр. Шулай ук, студентлар «Восточный», «Плесецк», «Поморье» космодромнары төзелешендә катнаша. Республика эчендә исә студентлар балалар бакчалары, мәктәп, хастаханә кебек төзелеш объектларында эшләя­чәк.

-Эш бирүче белән студентларның юл чыгымнарын капларга, аларны өч тапкыр җылы ризык белән тәэмин итәргә дип алдан сөйләшеп куябыз. Хезмәт урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау­га да җитди карыйбыз, -диде Ринат Садыйков.

Поездда проводник булып эшләүчеләр дә 32 мең сумга кадәр акча ала. Ләкин моның өчен студентларга өч айлык курслар һәм табиб тикшеренүе үтәргә кирәк. Биредә 400гә якын кеше вакытлыча эшкә урнашкан инде.

Педагогик отрядларга да яшьләр бик яратып килә. Ник дигәндә, бу ­Россиянең көньягындагы иң яхшы лагерьларда эшләп кайту дигән сүз бит. Узган ел Кырымдагы Бакчасарай районында бары бер генә төркем эшләсә, быел анда өч төркем җибәрергә уйлыйлар. Кара диңгез буендагы «Орленок» балалар сәламәтләндерү үзәгендә дә Татарстан студентлары инде дүрт ел рәттән эшли. Ялта шәһәрендә исә кунакханәләрдә 394 студент хезмәт куячак. Шунысы да бар: көньякта эшләүче студентларның хезмәт хакы нибары 6-8 мең генә икән.

- Шулай да балалар белән эшләргә телә­сә кемне алмыйбыз. Студентлар өчен өч ай дәвамында махсус курслар үткәрәбез. Әйдаманнар мәктәбе актив эшләп килә. Шулай ук психология дәресләре үтә, беренчел ярдәм күрсә­тергә дә өйрәнәбез. Курс ахырында һәр студент чыгарылыш имтиханнарын бирә, - диде Ринат Садыйков.

Җәйге ялларын ничек уздырырга дип әле генә планлаштыра башлаган студентлар да «Хезмәт отряды»нда эшкә урнаша ала. Мәсәлән, авыл, урман хуҗалыгында эшләп җәй үткәрергә теләүчеләр өчен вакансия ачык.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев

    Теги: Студентларга җәен 30 меңнән артык түләячәкләр