Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Студентлар җәй буе Азнакай басуларында хезмәт күрсәтте

Студент егетләр Илшат һәм Илнур җәйге ялларын туган авылларында тырышып эшләп уздыралар. Кәкре Елгада аларны зур горурлык белән Сабировлар династиясе дип атыйлар. Аталары - бертуган Фәварис һәм Җәмил, "Марс" ҖЧҖнең алдынгы механизаторлары. Кечкенәдән үк техника арасында әвәрә килеп үскән малайлар һәркайсы үз әтисенең һөнәрен сайлаган. Илшат комбайнны иярләсә, Илнур машинага...

Студент егетләр Илшат һәм Илнур җәйге ялларын туган авылларында тырышып эшләп уздыралар. Кәкре Елгада аларны зур горурлык белән Сабировлар династиясе дип атыйлар.

Аталары - бертуган Фәварис һәм Җәмил, "Марс" ҖЧҖнең алдынгы механизаторлары. Кечкенәдән үк техника арасында әвәрә килеп үскән малайлар һәркайсы үз әтисенең һөнәрен сайлаган. Илшат комбайнны иярләсә, Илнур машинага утырган. Җәмгыять быел иң беренче булып урып-җыю эшләрен тәмамлаган икән, биредә әтиле-уллы Сабировларның да зур өлеше бар.

- Иртән торуы бераз читенрәк булса да, кырга чыгуга күңелләр күтәрелеп китә. Авылда кызу урак өсте барганда, әтиең көн-төн басудан кайтып кермәгәндә, ничек җаның түзеп, өйдә утырасың инде. Өр-яңа "Челленджер" комбайны бирделәр. Тәүлекнең чык төшмәгән бер минутын да әрәм итмәдек. Төнлә әти эшләсә, көндезен аны мин алыштырдым.

- Ә без әти белән бергә ярыша-ярыша ашлык ташыдык, - дип сүзгә кушыла Илнур.

Җаны белән туган җиренә береккән шундый егетләр булганда, азнакайлылар беркайчан да сынатмас.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студентлар җәй буе Азнакай басуларында хезмәт күрсәтте