Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Студентлар Азнакай предприятиеләрдә практика узалар

Уку барышында Лениногорск политехник көллияте Азнакай филиалының барлык студентлары предприятиеләрдә һәм оешмаларда практика узалар. Нигездә алар 2-3 ел бер үк коллективта бер үк остаз кулы астында һөнәрләренең серләрен тирәнтен өйрәнәләр, шуңа күрә кулларына диплом алгач, эшкә дә җиңел урнашалар. Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство пердприятиесе (җитәкчесе безнең укучыбыз -...

Уку барышында Лениногорск политехник көллияте Азнакай филиалының барлык студентлары предприятиеләрдә һәм оешмаларда практика узалар. Нигездә алар 2-3 ел бер үк коллективта бер үк остаз кулы астында һөнәрләренең серләрен тирәнтен өйрәнәләр, шуңа күрә кулларына диплом алгач, эшкә дә җиңел урнашалар.


Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство пердприятиесе (җитәкчесе безнең укучыбыз - В.Тимеряев), "Нефтестроймонтаж" ҖЧҖ (Л.Галин), "Полимерстрой" ҖЧҖ (Р.Нәҗипов), Азнакай җылылык челтәре предприятиесе (А.Хәлимов) булачак һөнәр ияләренә тиешле игътибар күрсәтәләр.


Шулай ук "Азнакай" агрофирмасы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Язгы кыр эшләре чорында район кырларына йөзгә якын булачак механизаторларыбыз эшкә чыга. "Чалпы" ҖЧҖ, "Ф.Кәримов" КФХ, "Азнакай" агрофирмасының Сукаеш бүлекчәләре үз авыллары егетләренең көченә таяна.

Башкаларны агрофирманың төрле бүлекчәләренә билгелибез.
Пешекче һәм кондитерлар исә "Дуслык" (директоры И.Низаметдинов), "Тегер-мән" (А.Батталов), "Бәхет" (Ә.Шәйхелисламова) кафеларында, мәктәп туклануы комбинатында (М.Гатауллин) осталыкларын чарлыйлар.
Булачак сатучыларга "Чатыртау" (җитәкчесе - Р.Шакиров), "Камилла" (О.Әскәрова) сәүдә үзәкләре эш урыны бирә.


Практика үтүчеләрнең күбесе яхшы гына хезмәт хакы эшләп, Рәхмәт хатлары алып кайта. Үзләрен иң яхшы яктан күрсәткән студентларны, укып бетергәннән соң, җитәкчеләр эшкә чакыралар.

Ришат Нургалиев,

директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студентлар Азнакай предприятиеләрдә практика узалар