Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Стәрле киләчәккә юл яра

Җирлек башлыгы Дамир Төхбәтуллин Фәгыйлә һәм Наил Хәйруллиннар белән әңгәмә вакытында Район үзәгеннән, андагы нефть сәнәгате предприятиеләреннән шактый читтә урнашкан булгангамы, Ык буе авылларының күбесендә яшәүчеләрнең тормыш итү рәвешләре гасырлардан килгән игенче, терлекче хезмәте белән аерылгысыз бәйләнештә булды. Моның шулай икәнлегенә Югары Стәрле авыл җирлегендә булгач, аның социаль-икътисади халәте белән...

Җирлек башлыгы Дамир Төхбәтуллин Фәгыйлә һәм Наил Хәйруллиннар белән әңгәмә вакытында

Район үзәгеннән, андагы нефть сәнәгате предприятиеләреннән шактый читтә урнашкан булгангамы, Ык буе авылларының күбесендә яшәүчеләрнең тормыш итү рәвешләре гасырлардан килгән игенче, терлекче хезмәте белән аерылгысыз бәйләнештә булды.

Моның шулай икәнлегенә Югары Стәрле авыл җирлегендә булгач, аның социаль-икътисади халәте белән якыннанрак танышкач, тагын бер кат инанасың.

Җирлек ике авылны - Югары һәм Түбән Стәрлене берләштерә. Беренчесендәге 220 хуҗалыкта 560 кеше яшәсә, икенчесендә 45 йортта 90 кеше теркәлгән. 2006 елда халкының төп керем чыганагы булган "Стәрле" җәмгыяте банкротлыкка чыгып инвестор кулына калгач, мөгезле эре терлекләрнең күбесе, атларның бөтенесе дә ҖЧҖнең Кара Зирек бүлекчәсенә күчерелгән.

"Стәрле" җәмгыятенең бүген биредә 200 баштан артык терлеге, эшкәртү өчен 2888 гектар җире бар. Игенчелек һәм терлекчелек тармакларында эшләргә җирлекнең нибары утыздан артык кешесе тартылган.

Алты йөздән артык кешесе булган (ким дигәндә өчтән бере хезмәткә сәләтле) ике авыл өчен бу, әлбәттә, гайре табигый хәл.

Дистә еллар буена күнегелгән хуҗалык итү формасы юкка чыккач, баштагы мәлләрдә халык аптырашта калган. Авыл җирлеге башлыгы Дамир Төхбәтуллин әйтүенчә, кешеләр генә түгел, куып алып кителгән атлар да өйрәнелгән тормыштан читләштерелүне авыр кичергән: беренче елны ук, абзар араннарын җимереп, дүрт тапкыр Стәрлегә качып кайткан. Аларның мөлдерәмә яшь тулы күзләрен күрүчеләр үзләре дә елаудан тыелып кала алмаган, ди. Булгандыр. Дамир Нурулла улы әйткәч, хак сүздер. Фикерен уйлап, уйдырып сала торган эшлекле егет ул.

"ХӘЛФИ ЧЫБЫРКЫСЫ"

Кайчандыр мишәр якларыннан күчеп килгән Стәрле авыллары халкы элек-электән үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге, тормышка яраклаша белүе белән аерылып торган. Колхозлары таркалганнан соң да исләренә алар тиз килде. Гомерләре буе каннарында кайнаган асылларына кире әйләнеп кайтты - шәхси хуҗалык итүгә кереште. Бүген җирлек биләмәсендәге 243 ярдәмче хуҗалыкта 462 мөгезле эре терлек, 251 савым сыер, 384 кәҗә, сарык, 1500 кош-корт асрала. Аларның кайберләре, сезонына карап, беркадәр артырга яки кимергә дә мөмкин.

Мал асрагач, аны көтүгә чыгармыйча да булмый. Ялланып көтүчеләр заманы күптән узганлыктан, бу мөһим эшне һәр шәхси хуҗалык, чиратлашып, үзе башкара. Көтү көннәрен терлек башыннан чыгып исәплиләр. Күп мал тотучыларга ул атна буена сузылырга да мөмкин. Ә чыбыркысыз көтүче була алмый. Менә шунда искә төшерәләр дә инде авылның элекке алыштыргысыз көтүчесе, халык телендә Хәлфи исеме белән йөртелгән Хәлфетдин Гыйләҗевны. Ул ясаган, үргән чыбыркылар саны дистәләп кенә түгел, йөзләр белән исәпләнә торгандыр. Яше сиксәннән узган булуга да карамастан, якташлары гозерен әле дә читкә какмый ветеран. Заказлар гел булып тора икән. Димәк, мал тотучылар саны артканнан-арта, көтүләр зурая бара. Бүген "Хәлфи чыбыркысы", көтүче коралы булудан бигрәк, халыкның муллык дәрәҗәсен чагылдыручы үзенчәлекле фактор да ул.

Шәхси хуҗалыгың керем чыганагына әйләнсен дисәң, техникасыз яки, транспорт чарасы буларак, атсыз яшәп булмый. Стәрлелеләрнең дә йөздән артык җиңел автомобиле, 35 йөк машинасы, төрле тагылма кораллары булган 32 тракторы, 16 баш аты бар.

Узган ел ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән 9190 килограмм мөгезле эре терлек, 640 килограмм сарык ите, уртача ун сум бәядән 5767 центнер сөт сатылган. Итне базарга чыгарып тору да кирәкми. Алдан сөйләшү буенча, ул авыл халкы арасында тарала. Савылган сөтне урнаштыру буенча да кыенлыклар юк. Аны алты елга якын эшләүче авыл эшмәкәре Фәсәгать Хәсәнов һәм бу шөгыльгә яңарак тотынган Әбүзәр Хәмидуллин өйләргә йөреп җыя. Исәп-хисапны да вакытында башкаралар. Узган елда гына да авыл кешеләре сөт сатудан 7 миллион 500 мең сумнан артык акча алган. Бу аларга тормыш дәрәҗәләрен яхшыртуга, дәүләттән алган кредитларын кайтаруга, шәхси хуҗалыкларын үстерүгә өстәмә ярдәм булып тора.

Авыл җирлегендә узган ел иң күп сөтне бишәр сыер асраучы Рита Хафизова, Зөлфия Галиева, дүрт сыер тотучы Гамбәрия Зарипова тапшырган.

- Стәрле авылларында 13 крестьян-фермер хуҗалыгы (шуларның унберенең үз шөгыле), бер гаилә фермасы, 243 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Тагын дүрт хуҗалык үзләренең гаилә фермасын булдырырга әзерләнә, - ди җирлек башлыгы. - Алар, нигездә, терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнәләр. Илкүләм һәм республика программаларында катнашып, 2011 елда гына да авыл халкы 2 миллион 300 мең сумлык кредит, 213 мең 350 сум субсидия алды. Шулар нигезендә Әхәт Гомәров 28 баш сыерга исәпләнгән гаилә фермасы бинасын төзеп куйды. Сөт җыючы Әбүзәр Хәмидуллин әрҗәле "УАЗ" автомашинасы алды, ике кешене эшле итте. Шәхси эшмәкәр Равил Гатиятов гаиләсе ун ел элек кибет ачкан иде. Бүген дә уңышлы эшләп килә. Өстәвенә, 28 гектар җир эшкәртә. КФХ хуҗасы Илшат Гәрәев арендага алган 425 гектар җирендә игенчелек белән шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыкларда 4-5 баш сыер, мөгезле эре терлек асрау гадәткә кереп бара. Мәсәлән, Наил Хәйруллин гаиләсе егермедән артык эре мал, дистәләгән оя умарта тота. Әбүзәр Мусинның 4 савым сыеры, чылбырлы тракторы бар. Төп шәгыле - игенчелек. Яз-көз айларында, килешү буенча, шәхси хуҗалыкларның бәрәңге бакчаларын сөрә, кышын авыл эчендәге юлларны кардан чистарта. Саный китсәң, бу исемлекне тагын әллә күпме сузарга булыр иде...

ТЕЛӘГЕНӘ КЕРСӘҢ,КЕРЕМЕ ДӘ БУЛА

Оешып килүче фермер хуҗалыгы белән танышу теләге Түбән Стәрлегә - Әхәт Гомәров хуҗалыгына алып килде. Яңа "Fiat" автомобиле карлы юлдан алга җилдерә. Баксаң, әлеге машинаны Стәрле җирлегенә муниципаль берәмлекләр арасындагы конкурста җиңгәне өчен узган елның Республика көнендә Президент Рөстәм Миңнеханов үзе бүләк иткән икән.

48 яшьлек хуҗа безне ишек алдында каршылады. Элекке елларда терлекче-механизатор да, электр белән эретеп ябыштыручы да, бригадир да булган Әхәт Бикмөхәммәт улы. Авыл хуҗалыгында тәҗрибәсе зур. Шуңа да район җитәкчелеге һәм авылдашы - инвестор Мөсәгыйть Хәйдәров ярдәме белән шушы яңа эшкә алынган. Арбасы белән "Беларусь", төягеч тракторлары бар. Ишек алдының бер читендә җылы саклаучы материаллардан эшләнгән, гәрәбәдәй сары такта белән тышланган, идәне калын сайгактан җәелгән, малларны ашату урыннары, су эчергечләре, ике яклы ятагы, тирес чыгару транспортеры, кыскасы, бөтен шартлары китерелгән, утызга якын сыерга исәпләнгән менә дигән җыйнак-матур ферма бинасы калкып чыккан. Ярдәмче блокларның берсе саву аппаратлары юу, икенчесе - сөт суыту бүлмәсе. Өченчесендә остаханә урнашкан.

-Нәселле, күп сөт бирүче сыерлардан туган таналарны гына алачакбыз. Эшче көчләребез дә җитәрлек. Тракторчы, эретеп ябыштыручы улым Илдар, сыер саварга хатыным Зиләрә, киленем Гөлназ, арада уралып йөрергә оныгым бар, - ди Әхәт, елмаеп. - Авыл бетү юлында түгел, киресенчә, яңа тормышка юл яра.

...Ул вакытта инвестор хуҗалыгында ферма мөдире булып эшләгән Наил Хәйруллин гаиләсендә шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру фикере беренче булып хуҗабикәдә туа. Мәктәптә лаборант штатының кыскартылган, Фәгыйлә Фазыл кызының эшсез калган чоры. Бергәләп киңәшәләр дә, ЛПХ программасында катнашырга булалар. Шәхси эшләрен алар дүрт бозау алудан, умарта үрчетүдән башлыйлар. Тора-бара маллар саны арта, хуҗалык керемле эшли башлый. Узган елда гына да 11 баш мөгезле эре терлек үстереп сатканнар. Абзарларында симертүгә алынган 12 үгез бозау, 3 савым сыер, бер тана асрала. Соңгысы - сыерлар төркемен тулыландыру өчен. Сөтне җыючыларга тапшыралар. Умарталык та файдага эшли. Берничә ел элек илле баш оядан башлаган булсалар, узган көз йөздән артык умартаны кышкы сакланышка куйганнар.

- Былтыргы сезонда тонна ярым бал алдык, 90 каз, 25 үрдәк, 30 күркә, 50 гә якын бройлер чеби үстердек. Теләгенә керсәң, барысы да була. Җитештергән продукцияне базарда сатып йөргәнебез юк. Алдан ук заказ бирәләр дә, килеп алып китәләр, - ди гаилә башлыгы, канәгатьлек белән. Әмма аның иң зур горурлыгы - гаилә куанычы булган "Акъял" кушаматлы чаптар аты.

ВАТАНПӘРВӘРЛЕК КЕЧКЕНӘДӘН ТӘРБИЯЛӘНӘ

- Авылның киләчәк язмышы сабыйның кечкенәдән кече ватанына карата алган беренче хис-тойгыларына бәйле, - ди балалар бакчасы мөдире Галия Нургалиева. - Шуңа да без аларда әти-әниләренә, туган төбәкләренә карата мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә тырышабыз.

Бакча урта мәктәп бинасына урнашкан. Бүген андагы катнаш төркемгә 1 - 7 яшьтәге 16 сабый йөри.

...Югары Стәрле урта мәктәбендә 45 укучы бар. Аларга бер югары, унбер беренче категорияле, ике өметле яшь укытучы белем бирә. Узган ел мәктәпне унбер кеше тәмамлаган. Мәктәп директоры Асия Хәсәншина әйтүенчә, рус теле, математика, химия фәннәре буенча тапшырылган БДИ күрсәткечләре районныкыннан югары булган. Чыгарылыш сыйныфыннан дүрт кыз медицина академиясенә укырга кергән. Мәктәптә алган белем нигезләренең төплелеге өчен ректорлары укытучылар коллективына Рәхмәт хаты җибәргән. Биш укучы башка вузда укый. Икесе техник белем, һөнәр бирү йортларында белем ала.

Биредә туган якны өйрәнү музее эшли. Аны тарих укытучысы Гөлнур Төхбәтуллина җитәкли. Үзе үк музей каршындагы түгәрәк эшен алып бара. Анда йөрүче балалар төбәкне тирәнтен өйрәнәләр, яңа экспонатлар туплыйлар. Республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар алганнар.

...Авыл җирлегендә ике мәдәният йорты бар. Югары Стәрледә аның директоры газетабызның актив хәбәрчесе, ашыгыч ярдәм станциясендә кизү шәфкать туташы булып эшләүче Зилә Шәйхетдинова. Сәнгать җитәкчесе Лениза Сөнәгатова, китапханәче Сәрия Нургалиева белән алар аена икешәр максатчан чара уздыралар, барлык бәйрәмнәрне зур тантанага әйләндерәләр.

Авыл үзешчәннәре район сәнгать смотрларында да катнаша, җиңүләр яулый. Зилә Марсель кызы ире Альберт һәм уллары Динар катнашындагы гаилә ансамбле оештырган. Аның белән республика смотрында чыгыш ясаганнар һәм Президентның "Алтын кулон" бүләгенә лаек булганнар. Җирлек башлыгы әйтүенча, мәдәният йортына, андагы китапханәгә халык бик теләп йөри.

ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕК ОЕШМАЛАРЫ - ҖИРЛЕК ТАЯНЫЧЫ

Моның шулай икәнлеген җәмәгатьчелек башлангычында алып барыла торган җитди эшләр белән дәлилләде җирлек башлыгы. Яз һәм көз көннәрендә авыл урамнарын, зират ихаталарын чистарту һәм төзекләндерү, агачлар утырту буенча өмәләр оештырыла. Бу эшләрдә мәхәллә имам-хатыйбы Фәтхулла хәзрәт Абдуллин җитәкчелегендәге хөрмәтле мәчет картлары, урам старосталары, лаеклы ялдагы авыл агайлары башлап йөри. Аларда мөмкинлеге булган бөтен кеше - олысыннан алып кечесенә кадәр катнаша. Әйтик, пенсионерлар Рамазан Нургалиев, Җәүдәт Кәрәмуллин, укытучы Илшат Солтанов шәхси тракторлары белән өмә вакытында җыелган чүпне махсус урынга илтеп түгә. Узган көз Түбән Стәрле зиратына (караучысы Марсель Газизов) 100 төп каен, Югары Стәрле мәдәният йорты янына 150 төп агач, куак утыртканнар.

Җирлекнең ветераннар советы да уңышлы эшли. Бәйрәм саен ике авылның сугыш һәм хезмәт ветераннарын мәдәният йортында уздырыла торган тантаналы чараларга җыя, мохтаҗларга ярдәм оештыра, ешрак аралашып яшәү хәстәрен күрә.

...Кыскасы, Югары Стәрле җирлеге кешеләре, заманның тотрыксыз җилләренә карамастан, асылларына тугры калып, үз көннәрен үзләре күрә, күп авылларга үрнәк булырдай күркәм гамәлләр кыла.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев