Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өстенлекле профессияләр

Хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсе белгечләре ассызыклаганча, хезмәт базары тотрыксыз икътисади шартлар тәэсирендә оеша, бер үк вакытта кризистан да чыгып килә һәм вакансияләр көннән-көн арта. Өстенлекле профессияләрне фаразлау өчен ел саен эш бирүчеләр арасында миниторинг үткәрелә. Аларның кайсыларына ихтыяҗ зур соң? Алынган мәгълүматларга караганда, республикада машина төзелешендә, металл эшкәртүдә, шәһәр хуҗалыгында...

Хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсе белгечләре ассызыклаганча, хезмәт базары тотрыксыз икътисади шартлар тәэсирендә оеша, бер үк вакытта кризистан да чыгып килә һәм вакансияләр көннән-көн арта. Өстенлекле профессияләрне фаразлау өчен ел саен эш бирүчеләр арасында миниторинг үткәрелә. Аларның кайсыларына ихтыяҗ зур соң?

Алынган мәгълүматларга караганда, республикада машина төзелешендә, металл эшкәртүдә, шәһәр хуҗалыгында һәм транспортта, агросәнәгать комплексында, хезмәт күрсәтүдә эшче һөнәрләргә кытлык сизелә. Сәнәгать үсеше шартларында хәзер шулай ук инженер-техник белгечлекләр белән кызыксыну арта. Экпертлар билгеләп үткәнчә, инженер-техник белем һәм чит телләрне белү - киләчәк һөнәрләрнең төп алшартлары булып тора. Чит телләрне дә белгән компетентлы белгечнең хезмәт хакы үз эшен генә белгән белгечнекеннән күпкә югарырак. Нефтехимия, металлургия, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендә белгечләргә хаҗәт артачак.

Рекрутинг агентлыгы мәгълүматлары буенча, төрле дәрәҗәдәге квалификацияле белгечләргә, ягъни профессиональ администраторларга ихтыяҗ үсә. Дөрес, җитештерү өлкәсендә вакансияләр күп. Яхшы эшчеләргә, яхшы җитәкчеләргә кебек үк, мохтаҗлык зур. Ни өчен эшче һөнәрен сайлаучылар аз соң? Хикмәт шунда, күпләр квалификацияле эшченең бәһасен, аның никадәр хезмәт хакы алу мөмкинлеген белми. Ә бит эш бирүчеләр нәкъ менә югары квалификацияле эшчеләр эзли.

Икътисадның инновацион үсеше белән бәйле белгечлекләр дә актуаль. Республикада нанотехнологияләр һәм инновацияләр белән җитди шөгыльләнәләр. 2013 елда бездә үтәчәк Универсиада белән бәйле рәвештә хезмәт күрсәтү һәм сервис өлкәсендәге профессияләр дә кирәк булачак. Төзелеш объектларының артуы да архитекторлар, төзү техникасы машинистлары, эретеп ябыштыручылар, инженерлар алдагы уннарча елда сорау күп булган һөнәрләр исемлегендә булыр, дияргә ныклы нигез бирә.

Диләрә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев