Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәпәйдә яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә чыршы өләштеләр (ФОТО)

Ак карлы кышка аяк бастыкмы, күңел Яңа ел бәйрәмен һәм, әлбәттә, ниндидер могҗизалар көтә, шулай бит.

Бу көннәрдә Сәпәйдә яшәүчеләр өчен авыл җирлеге Советы һәм клуб хезмәткәрләре, Азнакай урман хуҗалыгы зур бүләк ясады. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып, Кыш бабай белән Кар кызы аларның һәрберсен урман сылуы – чыршы һәм бүләкләр белән шатландырды.


–Авылыбызда уздырылган чыршы бәйрәменә килә алмаган, Кыш бабайны күрүдән мәхрүм булган балалар һәм өлкәннәргә барырга тырыштык. Мондый чара инде өченче елын уздырыла, олысы-кечесе дә күрсәтелгән игътибардан канәгать калып, Азнакай урман хуҗалыгы җитәкчесе Эдуард Чикуровка рәхмәтләрен җиткерделәр, – диде Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев