Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спортчыларыбызны дөнья чемпионнары котлады

Евгений Давыдов һәм Хәлил Нигъмәтуллин җиңүчеләрне котлый XXII Бөтенроссия Олимпия көне кысаларында Азнакайда районның иң уңышлы спортчылары белән илнең күренекле спортчылары очрашуы узды. Бу көнне безнең спортчылар Канададан килгән ике тапкыр олимпия Чемпионы Евгений Давыдов кулыннан бүләкләр алдылар. Андый хөрмәткә 10 спортчы лаек булды. Алар арасында: алкалы хоккей буенча Россия...

Евгений Давыдов һәм Хәлил Нигъмәтуллин җиңүчеләрне котлый

XXII Бөтенроссия Олимпия көне кысаларында Азнакайда районның иң уңышлы спортчылары белән илнең күренекле спортчылары очрашуы узды.

Бу көнне безнең спортчылар Канададан килгән ике тапкыр олимпия Чемпионы Евгений Давыдов кулыннан бүләкләр алдылар. Андый хөрмәткә 10 спортчы лаек булды. Алар арасында: алкалы хоккей буенча Россия беренчелегенә финал ярышларында «Иң яхшы бомбардир» һәм «Иң яхшы снайпер» - Равил Зәйнуллин, шорт-трек буенча берничә тапкыр ТР чемпионы, Идел буе федераль округы беренчелеге призеры - Айдар Газизов, бокс буенча ТР чемпионы - Ринас Ганиев, гер спорты буенча дөнья чемпионаты призеры -Рамиль Нуриәхмәтов, җиңел атлетика буенча ТР беренчелегенә шәхси команда чемпионы - Айнур Шиһапов, билбау көрәше буенча ТР чемпионаты көмеш призеры - Юля Янус, өч тапкыр ТР чемпионы, Идел буе федераль округы беренчелегендә һәм Россия чемпионатында катнашучы - Азат Авзалов, ТР беренчелегендә көмеш һәм авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында бронза приз иясе - Радик Ильясов, йөзү буенча ачык Республика турниры призеры Эльвира Хәсәнова, армрестлинг буенча ТР беренчелеге һәм Идел буе федераль округы чемпионкасы Яна Галләмшина.

Бу көнне Евгений Давыдов, менеджер Рөстәм Әмиров һәм хоккей буенча спорт мастеры Хәлил Нигъмәтуллин спортчылар һәм тренерларның сорауларына җавап бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, көн саен Канада, АКШ, Белоруссия, Казахстан, Украинадан тренерлар спортчылар өчен уку-тренировка җыеннары үткәрә. Мондый күнегүләрдә дөньяның төрле почмакларыннан килгән 40лап яшь кеше катнаша.

- Балаларның күзләрендә очкыннар яна икән, киләчәктә яшь спортчыларның югары күрсәткечләргә ия булуына ышаныч бар, - ди очрашуны оештыручы Рөстәм Әмиров.

- Мин тимераякка 8 яшьтә генә бастым. Анысы да ишек алдында. Бераздан хоккей белөн җитди шөгыльләнә башладым, - дип искә ала олимпия чемпионы Евгений Давыдов.

Нәтиҗәләр яхшы булсын өчен традицияләрнең дә яңаруы кирәк. Шуңа күрә нигә әле аларны көндә оештырмаска?!

Бу көнне Актүбә «Көмеш су» сәламәтләндерү үзәгендә бистәнең мәктәп яны лагерьлары арасында ярышлар узды. Балалар көч сынашу белән бергә Олимпия уеннарының барлыкка килү тарихы белән дә таныштылар. Җанатарлар да читтә калмады. Алар үз командаларына җиңү очколары җыярга ярдәм итте, олимпия символикасына багышланган викторинада, конкурсларда катнаштылар.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев