Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт яңалыклары

Бокс Оренбургта бокс буенча яшүсмерләр арасында XVI ачык Бөтенроссия турниры үтте. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан 90 нан артык иң көчле спортчылар "Спорт мастерлыгына кандидат" исемен дәгъвалап көч сынашты. Киеренке ярышларда 10 спортчы шундый исемгә лаек булды. Алар арасында безнең районнан яшь боксчы Ренас Галиев (тренеры М.Галиев) та бар,...

Бокс

Оренбургта бокс буенча яшүсмерләр арасында XVI ачык Бөтенроссия турниры үтте.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан 90 нан артык иң көчле спортчылар "Спорт мастерлыгына кандидат" исемен дәгъвалап көч сынашты. Киеренке ярышларда 10 спортчы шундый исемгә лаек булды. Алар арасында безнең районнан яшь боксчы Ренас Галиев (тренеры М.Галиев) та бар, бу ярышларда ул үзенең өметле спортчы булуын янә раслады.

Гер спорты

1996 елда туганнар һәм яшьрәкләр арасында гер спорты буенча ТР беренчелегенә ярышлар узды.

Тренер Җ.Шакиров җитәкчелегендәге Азнакайның гер спорты командасы анда 3 нче урынны алды. Шәхси беренчелектә Актүбә 2 нче мәктәбе укучылары И.Волков, В.Едутов, Б.Зарипов, Т.Шәрипов, Р.Нуриәхмәтов көмеш медальгә, С.Симшаг, А.Яббаров өченче урынга лаек булды.

Милли көрәш

Мөслим районында атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Авзалов истәлегенә милли көрәш буенча I ачык район турниры үтте.

Укытучы-тренерлар Р.Гәрәев һәм А.Миңнегалиев җитәкчелегендәге Азнакай командасы 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Д.Гәрәев беренче, И.Нуретдинов икенче, Р.Фазлыев, И.Хәертдинов өченче урынга чыктылар. Турнирның иң яшь спортчысы И.Миңнегалиев үз үлчәү категориясендә җиңүгә иреште.

А.САБИРОВА, методист-инструктор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев