Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт яңалыклары

Бу көннәрдә Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары янгын частьләре арасында юл-транспорт вакыйгаларында авария-коткару эшләре буенча спорт ярышлары узды. Каравыл начальниклары Ирек Миннеханов һәм Ленар Галәвов җитәкчелегендәге 24 нче һәм 87 нче янгын частьләре һәм 9 команда арасында 2 һәм 4 нче урыннарны яулап, Азнакай данын якладылар. "Начар гадәтләргә каршы мин...

Бу көннәрдә Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары янгын частьләре арасында юл-транспорт вакыйгаларында авария-коткару эшләре буенча спорт ярышлары узды. Каравыл начальниклары Ирек Миннеханов һәм Ленар Галәвов җитәкчелегендәге 24 нче һәм 87 нче янгын частьләре һәм 9 команда арасында 2 һәм 4 нче урыннарны яулап, Азнакай данын якладылар.

"Начар гадәтләргә каршы мин спортны сайлыйм" Бөтенроссия акциясенең республика этабында катнашып, азнакайлылар зур уңышларга ирештеләр.

Әлеге акция кысаларында мәгариф учреждениеләрендә иң яхшы профилактик эшләргә республика конкурсы оештырылды. Анда "Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре" номинациясендә Актүбәнең "Үсеш" балалар иҗаты үзәге, "Гомумбелем бирү учреждениеләрендә эш системасы" номинациясендә Актүбә 2 нче урта мәктәбе җиңеп чыкты. Актүбәнең 1 нче, Азнакайның 2 һәм 9 нчы урта мәктәпләре, Сәпәй авылы мәктәбе лауреат булды.

Җиңүчеләрнең эше Мәскәүгә Бөтенроссия этабында катнашуга җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев