Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Солдатлар 28 елдан соң очраштылар

Кызыбыз Әлмәттә, институтта, укый. Группаларында Лиана исемле чуаш кызы да бар. Шулай берчак әтиебез аның фамилиясенә игътибар итте. Юкка түгел, чөнки нәкъ менә сирәк очрый торган Капитонов фамилияле игезәкләр Михаил һәм Сережа белән ул моннан 28 ел элек Ленинградта бергә хезмәт иткән. Төп чыгышлары белән егетләр Әлмәт районыннан була. Солдат...

Кызыбыз Әлмәттә, институтта, укый. Группаларында Лиана исемле чуаш кызы да бар. Шулай берчак әтиебез аның фамилиясенә игътибар итте. Юкка түгел, чөнки нәкъ менә сирәк очрый торган Капитонов фамилияле игезәкләр Михаил һәм Сережа белән ул моннан 28 ел элек Ленинградта бергә хезмәт иткән. Төп чыгышлары белән егетләр Әлмәт районыннан була. Солдат хезмәтеннән соң элемтәләр өзелә. Лианадан сораштыргач, чыннан да, бу егетләр аның әтисенең бертуганнары булып чыга.

Халыкта шундый әйтем бар: "Тау белән тау гына очрашмый". Шулай итеп, юлыбыз Әлмәт районына караган Чувашское Сиринькино авылына килеп төште. Капитоновлар безне бик җылы каршы алды. Зәй шәһәреннән солдат дуслары Ринат Насыйбуллин да кунакка килгән иде. Табын янында ир-егетләрнең сөйләшеп сүзләре бетмәде. Армия альбомнары актарганда күңелләре белән яшьлекләренә кайткандай булдылар. Төрле кызык хәлләргә таруларын да, авыр вакытларда бердәм булулары хакында да сагынып искә алдылар. Фотосурәтләр… Араларында татар, рус, башкорт, үзбәк, казах егетләре дә күренә.

- Безнең частьта дедовщина дигән нәрсә булмады. Бер-беребезгә юл куя, кирәк чакта җавабын да бирә белә идек, - диләр алар.

Солдат хезмәте көчле рухлы булырга ярдәм иткән. Кайткач һәммәсе дә укып һөнәр алган, жир жимертеп эшлиләр. Үзләренә тиң тормыш ярларын да тапканнар. Михаил - үз эшен ачкан, Сережа-нефть тармагында, Ринат - табиб. Икешәр бала тәрбияләп үстергәннәр, уллары да солдат хезмәтен үткән.

Яхшы, житеш тормышта яшәүче Капитоновларга сокланып кайттык.

28 ел вакыт үтсә дә, күңелләр һич картаймаган, солдат чаклар сагындырган. Азнакай - Әлмәт арасы ерак түгел, нишләп элегрәк очрашмадык икән диләр. Ә очрашырга ярдәм иткән студент кызларга барысы да бик рәхмәтле.

Гөлфия МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдатлар 28 елдан соң очраштылар