Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Солдат һәйкәле – яугирләргә мәдхия

... Халык болыннарга таралып Сабан туен бәйрәм итә. Бәйрәм кызганнан-кызган бер мәлдә күңелләрне кара кайгыга салып, сугыш башлануы хакында хәбәр килә... 1941 елның 22 июнь көнен өлкән буын райондашларыбыз әнә шулай хәтерли. Фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән, ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып, кара хәрефләр белән язылган көн бу....

... Халык болыннарга таралып Сабан туен бәйрәм итә. Бәйрәм кызганнан-кызган бер мәлдә күңелләрне кара кайгыга салып, сугыш башлануы хакында хәбәр килә... 1941 елның 22 июнь көнен өлкән буын райондашларыбыз әнә шулай хәтерли. Фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән, ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып, кара хәрефләр белән язылган көн бу.

Атна бу көнгә багышланган чараларның иң истәлеклесе - Җиңү паркында Билгесез солдатка һәйкәл ачылу тантанасы белән башланып китте.

-Азнакай районыннан Бөек Ватан сугышына 16 меңнән артык кеше китеп, аларның бик күпләре яу кырында ятып калган. Шәһит киткәннәрнең һәм сугыштан исән кайтып инде арабызда юк райондашларның рухлары алдында баш иябез, күңелләрдә алар хакында истәлекләрне яңартабыз, бүген арабызда булган ветераннарыбызга, тыл фидакарьләренә, сугыш чоры балаларына ихластан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, - диде тантананы ачып, район башлыгының беренче урынбасары Наҗәт Нәгыймов.

Аның сүзен дәвам иткән район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов сугыш ветераннарының нибары 98 генә калуын әйтеп, аларның безнең кадер-хөрмәттә булырга тиешлеген ассызыклады. Хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Рәдиф Камалеев Бөек Ватан сугышында җиңүнең илебез өчен генә түгел, ә дөньякүләм әһәмиятенә тукталды. Яшь буын исеменнән чыгыш ясаган яшьләр лидеры Илнур Нәгыймов өлкән буынга рәхмәтләрен, аларның хәзерге буынга һәрьяклап үрнәк булуын әйтте, яшьтәшләре исеменнән ышанычларын акларга вәгъдә бирде.

Менә ак япма ачылып, алдыбызда солдат сыны пәйда булды. Бер минутлык тынлык хәтердә сугыш корбаннарын барлатып, җаннарны елатты. Ил-көнгә иминлек теләп күкне ак күгәрченнәр иңләде. Һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салынды.

1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта илебез 27 миллионлап кешесен югалткан. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында яу кырында ятып калган тагын 4 меңнән артык билгесез райондашларның да исемнәре яңартылып, мемориал комплекстагы мәрмәр ташка уелды. Бүген Җиңү паркында калыккан Билгесез солдат һәйкәле дә шәһит киткәннәр рухына мәңге җуелмас мәдхия ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдат һәйкәле – яугирләргә мәдхия