Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Солдат әманәте

... Менә 3 ай инде тоташ яуган яңгырның тиз генә туктарга исәбе дә юк кебек. Палатканың брезент түбәсеннән су үтә башлагач, Фаяз белән Иван машинаның тар кабинасына күчтеләр. Икегә бөкләнеп дигәндәй ятарга туры килгәч, иртән торуга гәүдәне "язып" булмый, бил авырта, аяклар оеп уяныла. Түзмәделәр, беркөнне күршедәге ташландык кышлакны әйләнеп...

... Менә 3 ай инде тоташ яуган яңгырның тиз генә туктарга исәбе дә юк кебек. Палатканың брезент түбәсеннән су үтә башлагач, Фаяз белән Иван машинаның тар кабинасына күчтеләр. Икегә бөкләнеп дигәндәй ятарга туры килгәч, иртән торуга гәүдәне "язып" булмый, бил авырта, аяклар оеп уяныла. Түзмәделәр, беркөнне күршедәге ташландык кышлакны әйләнеп кайтырга булды солдат егетләр. Шунда берәр яшәп торырдай йорт табылмый калмас, шәт. Көнкүрешкә бәйле хәлләрдән һәрчак чыгу юлын таба белгән Фаяз бу юлы да чослыгын итте - дустыннан алдарак китеп, җимерелми калган сәмән йортны барыбер табып килде. Машинаны янәшә китереп куйдылар да, әүвәл йортны себереп, чистартып чыктылар, аннан инде сәке, өстәл ише әтмәләнде. Судан бушаган калай банкаларны тезеп беркетеп, Фаяз тәрәзәгә "жалюзи" дә элеп куйды. Хәзер кием киптерергә дә урын бар. Ни дисәң дә тар, тынчу кабина түгел инде...
Машинаны төнен чиратлап сакладылар. Аларның бу "люкс" бүлмәсенә башка солдатлар да ияләште. Монда иркен дә, ышык та, җыелышып өйдәге хәлләрне сөйләшәләр, илдән килгән яңалыклар турында гәпләшеп утыралар.
Ә беркөнне аларны кисәк тревога күтәреп, юлга алып чыгып киттеләр. Әллә ни ерак китәргә дә өлгермәделәр, тарлавыкның теге ягыннан машиналарны снайпер пулясы "чүкергә" кереште. Арбада зенит җайланмасы янәшәсендәге Фаязның сыгылып төшүен күреп алган Ваня бер сикерүдә дусты янына килеп әүмәште. Машина калаена эләккән пулялар зыңгылдап читкә чәчелә, чак кына саксызлык күрсәтсәң, үзеңне дә тишкәләп бетерәчәк. Фаязның кулындагы ярасын бәйләгәндә, исән кулының эчен тотуын шәйләп алды Ваня. Я, Ходай! Пуля ясаган уемтыктан эчәкләре үк чыгып тора түгелме соң? Ул арада шок хәлендәге Фаяз башын күтәреп үзе дә ярасын карарга итенде. Хәленең яманлыгын күрмәсен дип, тиз генә күлмәген, каешын салдырып, аның эчен кысып бәйләде Ваня. "Ничего себе", - дип әйтеп куйды Фаяз, барыбер шәйләп алган икән. Ярадан бераз кан да саркып чыга башлады. Кулбашы, бигрәк тә эче каты яраланган дустын тынычрак урынга күчерергә, ашыгыч рәвештә белгеч ярдәме күрсәтергә кирәклеген бик яхшы аңлаган Ваня, зур саклык белән аны җиргә төшерергә кереште. Ул арада булмады, каршы яктан шофер егет ачыргаланып кычкырып җибәрде: - Минем дә җилкәгә тиде, ярдәм ит, Ваня, яраны бәйлә! Аның дөнья бетереп акыруына Фаяз да түзмәде: "Нигә шулкадәр ыңгырашасың? Минем хәл синекеннән күпкә яманрак булса да чыдыйм бит әле..." - дип сабыр булырга чакырды. Әнә шулай яралы ике солдат арасында бәргәләнгән Иванның арбадан бер менеп, бер төшеп мәтәвекләнүен машина артында басып күзәткән дүртенчеләрен күреп алгач, аңа хәтта ачуы да туа алмады егетнең. Нишлисең бит, көтелмәгән хәлдән югалып калучылар да була. Сугыш бит ул - үлем янәшәдә генә... Арттан килгән танкка кулы белән туктарга ишарәләде. Шулчак Фаяз Иванга бер секундка гына ашыкмый торырга кушты. -Ваня, алда ни буласын белеп булмый, әллә исән калам, әллә юк. Алай-болай булса, син минем әни белән апамны эзләп тап! Аларга соңгы сүзләремне җиткер. Кипкән иреннәрен теле белән ялмап алды да, калганын пышылдап әйтте. -Вәгъдә бирәсеңме? Җиткерерсеңме? Сүз әйтергә дә хәле калмаган Иван ризалыгын белдереп баш какты. Аннары бар көчен җыеп Фаязны җирдән күтәреп алды да, аскы люкны ачкан егетләргә тапшырды. Тегеләре аны сак кына шудырып алгач, танк кызулап китеп тә барды... Каты яралыларны вертолет кына килеп ала, тау-таш арасыннан башкача алып чыга торган түгел. Үлем белән инде хәтсез тартышкан Фаяз Кабулга барып җитә алмады, "вертушка"да җан бирде... Дустын югалту хәбәре белән Иван бик озак килешә алмады, Әфганстаннан кайтканчы башыннан үткәннәрне хәтерендә туктаусыз әйләндереп, уйланып йөрде. Аннан соң үзе дә ничәмә-ничә үлемнән калды...
Украинага кайткач, баштагы мәлне кием чормасында йоклавы да әнә шул әфган җирендә күргәнкичергәннәрнең шаукымы иде. Эх, тар урын караңгылыгына чумып кына онытып булса иде ул мәхшәрләрне! Язмыш аны тыныч тормышта да шактый сынап, үз ыгызыгысында, бер-бер артлы туып торган проблемалар эчендә айкатты да чайкатты... Шулай язган булгандыр, Франциягә үк китереп, шунда төпләндереп тә калдырды. Әмма язмышы кайларда гына йөртмәсен, сугышчан дуслары белән элемтәне өзмәде Иван Белый. Хәзер Португалиядә яшәүче Молдовия егете Сергей, Магнитогорскида гомер итүче Әлмәт егете Андрей белән Фаязның туган якларына барырга, якыннарын күреп, әманәтен җиткерергә ничә тапкырлар талпындылар!
Кем әйтмешли, моңарчы сәгате сукмаган булгандыр инде. Ниһаять, 29 елдан соң, быел көз, Иванга сугышчан дустының туган җире - Азнакайга килү насыйп булды. Ераклардан җыелган дусларын Василий Прошкин Мәскәүдә каршы алды. Аннары бергәләп Казанга юл тоттылар. Фаяз Латыйповның Үчәлледә туганын белгәнлектән, туп-туры шунда килделәр дә. Җирле үзидарә Советында әфган сугышы ветераннарын бик кунакчыл, үз итеп каршы алдылар. Фаязның кечкенә чагы, егет булып җиткән вакытлары, Әфганстаннан җәсәден кайтарып күмү вакыйгалары хәтерләрдә яңарды, сугышчан дуслары авылдашларына аның хәрби хезмәте, ничек һәлак булуы хакында сөйләделәр. Көз буявына манчылган Азнакайның заманча матурлыгы, купшылыгы, яңа төзелешләре дә хәйран калдырды аларны. Үзләрен каршы алып, озатып йөргән Азнакайның әфган сугышы ветераннары, Фаязның әнисе Сәлия ханым, апасы Фирая белән "Кара лалә" һәйкәленә чәчәкләр салдылар, Җиңү паркында Ватан сугышы каһарманнары рухына баш иделәр, Геройлар аллеясында, Фаяз укыган 2нче мәктәптә, биредә аның истәлекләре дә тупланган музейда булдылар, өлкән сыйныф укучылары белән үткәргән Батырлык дәресе дә күңелләрдә әле озак сакланыр. Сугышчан дуслык - гомерлек. Җир шарының төрле почмакларына таралган дуслары белән бүген дә элемтәдә яшәгән, күрешеп торган Азнакайның әфганлы егетләре аның кадерен белмиме соң! Чит илләрдән килгән кунаклар үзләренә булган җан җылысына, кунакчыллыкка ихластан рәхмәтле иде.
... - Менә, Фаяз дус, шактый соңарып булса да әманәтеңне үтәдем - якыннарыңа соңгы сүзләреңне тапшырдым. Дустының кабер ташындагы фотосурәткә багып Иван шул сүзләрне пышылдады...
Лиза НУРЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдат әманәте