Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Солдат боткасы тәмле булды

Урам бәйрәмнәрен уздыру, җитәкчелекнең халык белән очрашып киңәшләшүе кебек матур традиция районыбызда даими рәвештә дәвам итә. Быел исә җәйге сезонны иң беренчеләрдән булып Хәсәнов ур., 10 йорт ишек алдында "Универсал" ТСЖ хезмәткәрләре башлап җибәрде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы гына көннәр калганда, әлбәттә инде әлеге бәйрәмдә дә сугыш, тыл ветераннарын...

Урам бәйрәмнәрен уздыру, җитәкчелекнең халык белән очрашып киңәшләшүе кебек матур традиция районыбызда даими рәвештә дәвам итә.
Быел исә җәйге сезонны иң беренчеләрдән булып Хәсәнов ур., 10 йорт ишек алдында "Универсал" ТСЖ хезмәткәрләре башлап җибәрде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы гына көннәр калганда, әлбәттә инде әлеге бәйрәмдә дә сугыш, тыл ветераннарын хөрмәтләүгә аеруча зур игътибар бирелде. Күкрәкләренә орден-медальләрен таккан сугыш һәм тыл ветераннарының урыннары түрдән иде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ширкәт җитәкчесе Элионора Алчина һәм башка җитәкчеләр дә иң изге, иң матур теләкләрне аларга юлладылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Бу көнне торак йорт ишек алдын төзекләндерүдә аеруча зур өлеш керткән активистларга да район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Яшь гвардиячеләр ветераннарны хөрмәтләп канәфер чәчәкләре өләште.
Ишек алды мәйданына ветераннар катнашында сирень агачлары утырту - тантананың иң истәлекле мизгелләре булды. Килер бер көн, сирень куаклары Җиңүнең 70 еллыгын искә төшереп хуш ис таратырлар әле.
Сагындырган бит инде җәй. Ишек алды апа-агай, кыз-кыркын, егет-җилән... белән тулы. Күрше-тирә ишек алларыннан да җыелганнар хәтта. Иң сөенгәне бала-чага булгандыр. Алар бүген кайчандыр яу кырында бабалары татыган солдат боткасыннан да авыз иттеләр. Ботканы исә депутатлары Рөстәм абыйлары Дәүләтшин пешерткән.
"Квартет" ансамбле, яшьләр комитеты, смотр-конкурсларда җиңү яулаган ТСЖ үзешчәннәре матур җырларны чәчтеләр генә.
- Бик күңелле яшибез бит. Шундый ямьле бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәт. Кабат сугышлар булмасын, гел менә шулай күңелле итеп, имин тормышта гына яшәргә язсын! - ди Мөкатдимә апа Габдрәшитова.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдат боткасы тәмле булды