Сокланырлык эшләре, төпле юнәлешләре бар
Хәбәр итүебезчә, "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең узган 12 ай йомгаклары һәм агымдагы елда башкарасы эшләренә, коллектив шартнамәсенең үтәлешенә багышланган конференциясе узды. Аның эшендә Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты. АЛАР ӨЧЕН ЧИКЛӘР ЮК Коллективның еллык эшчәнлек йомгаклары һәм 2013 елга җитештерү программасы турында "ТН-АзнакайРемСервис" җәмгыятенең башкаручы директоры Олег Рябченко чыгыш...
Хәбәр итүебезчә, "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең узган 12 ай йомгаклары һәм агымдагы елда башкарасы эшләренә, коллектив шартнамәсенең үтәлешенә багышланган конференциясе узды. Аның эшендә Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты.
АЛАР ӨЧЕН ЧИКЛӘР ЮК
Коллективның еллык эшчәнлек йомгаклары һәм 2013 елга җитештерү программасы турында "ТН-АзнакайРемСервис" җәмгыятенең башкаручы директоры Олег Рябченко чыгыш ясады.
Аннан күренгәнчә, хисап чорында 36 бригада көче белән 1315 скважина (алдагы елдагыдан 366га күбрәк) ремонтланган һәм заказчыларга тапшырылган. Шуларның 650сендә капиталь, 662сендә агымдагы ремонт эшләре башкарылган, өчесендә ян кәүсә, шул исәптән, предприятие тарихында беренче тапкыр буларак, скважинаның горизонталь өлешендәге 100 метрлы аралык борауланган.
"Татнефть" ААҖгә караган нефть һәм газ чыгару идарәләренә хезмәт күрсәтүдән тыш, Азнакай ремонтчылары чит компанияләр белән озак вакытка исәпләнгән килешүләр дә төзи. "Лукойл-Пермь" - шундыйларның берсе. Узган сигез ай эчендә җәмгыять бригадалары анда 430 скважинага агымдагы ремонт ясады.
Бер үк вакытта ремонтчылар бораулау предприятиеләре өчен кайбер скважиналарның юнәлеш өлешен дә әзерләп бирә. Хисап вакытында шундый 132 скважинада эш башкарылган. Гомумән алганда, заказчылар өчен 2 млрд. 125 млн. сумлык эш башкарылган. Бер үк вакытта ремонт бригадаларының хезмәт җитештерүчәнлеге 46,3 процентка үскән.
Капиталь ремонт ясалган скважиналардан алынган нефть 178 мең тоннага җиткән. План күрсәткеченә караганда бу 141,7 процент дигән сүз. Бер ремонтланган скважинага исәпләгәндә, нефть чыгаруның тәүлеклек үсеше 2,6 тонна тәшкил итә. "Җәлилнефть" идарәсе скважиналарында ул 3 тоннага җитә.
Заказчылар белән берлектә башкарылган чаралар исәбенә скважиналарның капиталь ремонтта тору вакыты уртача 34,2 сәгатькә, яки 9,3 процентка кимегән.
ЯҢАЛЫК КУЛЛАНУ- АЛГАРЫШ НИГЕЗЕ
"ТН-АзнакайРемСервис" ҖЧҖдә хезмәтне оештыруның яңа, отышлырак формаларын кертүгә, яңа техника һәм технологияләр куллануга да зур әһәмият бирелә. Эшне планлаштыруның сыйфатын яхшырту һәм капиталь ремонт уздыруның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, 2012 ел азагында биредә геология хезмәтен үзгәртеп корганнар - геологларны цех составыннан чыгарганнар һәм конкрет таләпләр куелган бердәм үзәк төзегәннәр. Олег Алексеевич белдерүенчә, геология белгечләрен бергә туплау башкарыла торган функцияләрнең кабатлануын бетерәчәк һәм бу мөһим тармак эшенең нәтиҗәлелеген тагын да арттырачак.
Дөньякүләм тәҗрибәләр күрсәткәнчә, горизонталь технологияләрне куллану нефть һәм газ ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген күпкә күтәрә. "Татнефть" компаниясендә, шул исәптән "АзнакайРемСервис" җәмгыятендә дә, моңа зур әһәмият бирелә. Яңа технология буенча азнакайлылар 13 горизонталь скважинада ремонт эшләре уздырганнар. Шуларның дүртендә, горизонталь кәүсәләрендәге аерым участокларны изоляцияләү максатыннан, су һәм нефть тәэсиреннән бүртә торган "ТАМ" пакерлары кулланганнар, башка операцияләр башкарганнар. Элегрәк, горизонталь скважиналарга ремонт ясау күләме аз булганда һәм тәҗрибә, эшләнелгән технология җитенкерәмәгәндә, ул сайлап алу, сынау һәм ялгышулар аркылы алып барылган. Бүген инде, мондый төрдәге ремонт күләме арту белән, коллектив алдына горизонталь скважиналарны ремонтлауның төгәл алгоритмын булдыру зарурлыгы килеп баскан. Бу өлкәдә инде шактый гына нәтиҗәле эшләр башкарырга да өлгергәннәр.
"САКЧЫЛ ҖИТЕШТЕРҮ" НӘТИҖӘ БИРӘ
- 2011 елда җиһазларга, шул исәптән "ГКШ" ачкычларына, превенторларга хезмәт күрсәтү һәм алардан файдалануга караш "РемСервис" ҖЧҖнең барлык предприятиеләрендә дә үзәкләштерелде һәм стандартлаштырылды, - диде башкаручы директор үзенең чыгышын дәвам итеп. - Бу аларга хезмәт күрсәтүгә киткән чыгымнарны уртача 34 процентка киметү мөмкинлеге бирде. Аны тагын да нәтиҗәлерәк итү максатыннан, 2012 елда "ГКШ" ачкычларын ремонтлау участогында "Сакчыл җитештерү" системасын һәм инструментын кертә башладык. Сервис күрсәтүнең бөтен системасы яңадан каралды, проблемалы урыннар ачыкланды. Заманча үлчәү һәм пневмоинструментлар, төрле салдыргычлар сатып алынды. Нәтиҗәдә, хезмәт җитештерүчәнлеге күзгә күренеп артты - гадәттәге 17 урынына айга 22 ачкыч ремонтлана башлады. Аларның ремонтара вакытлары да 680нән 1400 сәгатькә җитте. Бер ачкычка киткән ремонт чыгымы 3 мең сумга кимеде. 2013 елда "Җәлилнефть" идарәсенең 17 җир асты ремонты бригадаларына "ГКШ"ларны прокатка бирүне һәм аларны ремонтлауны оештырырга җыенабыз.
Чыннан да, яңа система буенча эшләү җәмгыятькә сизелерлек файда китергән. Ел дәвамында "Сакчыл җитештерү" инструментын превенторлар, насос блокларын ремонтлау, электростанция, электр, эретеп ябыштыру, тимер кыру (токарь) участокларына да керткәннәр. Нәтиҗәсе дә күренеп тора - "ТН-РемСервис" ҖЧҖнең ярдәмче производстволары арасында иң яхшы цех исеменә Идарә итү компаниясе оештырган конкурста "ТН-АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең җиһазларны прокатлау цехы беренче урынны алган.
Җәмгыятьтә ремонт бригадаларының туктап торуларын булдырмау, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча да җитди эш алып барыла. Әйткәнебезчә, бригаданың җитештерүчәнлеге 46,3 процентка үскән. Ә күтәрткеч агрегатлары һәм насос блокларының эштән чыгуын 11 процентка киметүгә ирешелгән. Нәтиҗәдә, җиһазларның ремонтара вакыты 23 сәгатькә арткан.
РАЦИОНАЛИЗАТОРЛЫК
2012 елда новаторлык хәрәкәтендә 115 эшче һәм хезмәткәр катнашкан. Алар биргән 302 тәкъдимне җитештерү сферасында кулланудан 14 млн. сумлык икътисади нәтиҗәлелек алу көтелә. 1нче цехтан Денис Гришин, 4нче цехтан Дамир Насыртдинов, ПРЦЭиЭОдан Мөнир Маннанов, Азат Зиннуров, Рифкать Әхмәтшин җәмгыятьнең иң яхшы уйлап табучылары һәм рационализаторлары булып танылган.
ХЕЗМӘТ ҺӘМ ЯРЫШ
2012 елның 11 ае йомгаклары буенча Идарә итү компаниясенең өч җәмгыяте арасында уздырылган рейтингта "ТН-АзнакайРемСервис" ҖЧҖе, әлмәтлеләрдән азга гына калышып, икенче урынга лаек булган. Мастерлар Денис Гришин (1нче цех), Рәмис Хәмидуллин (3нче цех), Азат Закиров (4нче цех), Максим Бакланов, Владимир Трофимов (5нче цех) җитәкләгән ремонт бригадалары Идарә итү компаниясендә иң яхшылардан санала. Җәмгыять подразделениеләре арасында иң яхшы күрсәткечләргә 4нче цех (җитәкче вазифаларын башкаручы Фәнил Сәлимгәрәев) ирешкән.
"Азнакай-РемСервис" вахталары һәм аерым һөнәр ияләре Идарә итү компаниясе уздыра торган конкурсларда да катнаша һәм призлы урыннар ала. Осталыкка ярышларның соңгысында электр белән эретеп ябыштыручы Илгиз Кыямов беренче, токарь Мөнәвир Ильясов - икенче, электромонтер Динар Лотфуллин өченче булган.
"Татнефть" ААҖ оештырган скважиналарга капиталь ремонт ясау вахталары арасындагы конкурста 3нче цехтан бораулаучы Марат Вәлиев, бораулаучы ярдәмчесе Эдуард Гатин, күтәрткеч машинисты Марат Садыйков составындагы мастер Марат Хәертдинов вахтасы өченче урын яулады.
"ТН-АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең еллык эшчәнлегенә җентекле анализ ясаганнан, кимчелекләрне бетерүнең конкрет юлларын билгеләгәннән соң, башкаручы директор Олег Рябченко предприятие коллективына үзенең ихлас рәхмәтен белдерде, алда торган бурычлар белән таныштырды. Алар җитди, әмма үтәлерлек.
КОЛЛЕКТИВ ШАРТНАМӘ ҮТӘЛЕШЕ
Эш бирүче һәм башкаручы арасында 2012 елга төзелгән шартнамәнең үтәлеше буенча җәмгыять профкомы рәисе Рамил Солтангиров доклады тыңланды.
Чыгыш ясаучы хезмәт дисциплинасын ныгыту, коллективта сәламәт тормыш халәте булдыру, хезмәтне нормалаштыру һәм түләү, хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы, социаль ташламалар, яшьләрне социаль яклау, социаль түләүләр, спорт һәм культура-масса эшләре, пенсионерлар, ветераннар белән эшләү, мәшгульлек, кадрлар хәзерләү кебек мөһим мәсьәләләргә тукталды. Әйтик, эшкә аек булмаган хәлдә чыгучылар саны 2011 ел белән чагыштырганда күпкә кимегән. Зарарлы шартларда, бәйрәм көннәрендә, кичке, төнге сменаларда эшләүчеләргә, эшкә ерак араларга йөрүчеләргә өстәмә түләүләр каралган. Хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы килешүен үтәүгә 16 млн. сумнан артык акча тотылган. Эшләүчеләр бушлай махсус кием, башка шәхси саклану чаралары (СИЗ) белән тәэмин ителгән. Аларны сатып алу, ремонтлау һәм чистарту өчен 8 млн.нан артык акча киткән. Капиталь һәм агымдагы ремонт бригадаларында эшләүчеләрдән кайнар аш бәясенең яртысы гына тотыла. Йорт җихазлары яки башка кирәк-ярак алу өчен яшь гаиләләргә ссуда бирелә. Эшләүчеләр өчен ирекле медицина иминиятләштерүенә (ДМС) 6 млн. 200 мең сум күчерелгән. Ул сырхауханәләрдә дәвалану, санаторийларга юллама алу мөмкинлеге бирә. Болардан тыш, санаторий-курортларга юлламаларны җәмгыять түли.
Хисап елында социаль ипотека буенча 19 эшчегә фатир бүленгән. Предприятиедә спорт һәм культура-масса эшләре дә зур урын тота. Яшьләр шәһәр ярышларында, Идарә итү компаниясе уздырган спартакиадаларда актив катнаша, призлы урыннарга лаек була. Биредә эшләүчеләрнең белемен күтәрүгә дә җитди игътибар бирелә: җитештерүдән аерылмыйча вузларда бүген 38, техникумнарда 19 кеше белем ала. Кадрларны белгечлеккә "Татнефть-ЦПК"ның Азнакай, Алабуга, Җәлилдәге филиалларында укыталар.
Җәмгыять һәм профком үзенең пенсионерларын, ветераннарын да онытмый. Алар өчен танылган артистлар концертларына бару, тарихи шәһәрләргә һәм истәлекле урыннарга экскурсияләр, төрле чаралар оештырыла. 17 ветеран санаторий-курортларда дәваланган.
Конференциядә предприятие баш белгечләре, цех эшчеләре, мастерлар, заказчылар - нефть чыгару идарәләре вәкилләренең эшне тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән фикерләре тыңланды. Делегатлар алдында Идарә итү компаниясе - "ТН-РемСервис" ҖЧҖ баш инженеры Илдар Маннапов, профсоюз комитеты рәисе Фәнис Шәмсетдинов чыгыш ясады. Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов районның социаль-икътисади халәте белән таныштырды.
Күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде, "ТН-РемСервис" ҖЧҖ хезмәт коллективы конференциясенә делегатлар сайланды.
Наил АБДУЛЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев