Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соңгы вакытта азнакайлыларда күп сораулар тудыра торган темаларның берсе – салымнар хакындагысы

Соңгы вакытта күп сораулар тудыра торган темаларның берсе - салымнар хакындагысы. Редакциягә дә салым түләү, аны билгеләү, декларацияләр тапшыру буенча сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Надежда Андреевага мөрәҗәгать...

Соңгы вакытта күп сораулар тудыра торган темаларның берсе - салымнар хакындагысы. Редакциягә дә салым түләү, аны билгеләү, декларацияләр тапшыру буенча сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, без федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Надежда Андреевага мөрәҗәгать иттек.
- Буш торган фатирыбыз бар. Аны арендага биргән очракта, дәүләткә махсус салым түләргә тиеш дип ишеткән идем. Бу хакта аңлатыбрак язсагыз иде.
Илмира.
- Закон нигезендә, фатирын яки нинди дә булса башка мөлкәтләрен арендага бирүдән керем алучылар да салым түләргә тиеш. Сүз уңаеннан, салымны алар мөстәкыйль рәвештә, ел дәвамында алган керемнең 13 проценты күләмендә кертергә тиеш. Декларация салым инспекциясенә яшәү урыны буенча 2015 елның 30 апреленә кадәр җибәрелә. Салым акчасын исә 2015 елның 15 июленнән дә калмыйча түләргә кирәк булачак.
- Узган ел 2012 елда алган фатирны сатып, аннан кергән акчага икенче фатир алдым. Бу очракта мин ике милек өчен дә 13 процент күләмендә салымны кире кайтара аламмы?
Рифат Мансуров, Азнакай.
- Сатылган мөлкәт граждан карамагында 3 елдан кимрәк булган очракта, ул фатир салымын кире чигереп була ("имущественный налоговый вычет"). Салым күләме фатир сатып алганда киткән чыгым яки 1 миллионнан артык булмаган суммадан чыгып исәпләнелә.
Шулай ук салым түләүченең һәркайсы фатир алуга керткән чыгымнарның 13 процентын дәүләттән кире кайтара ала. Шунысын да искәртик, фатир бәясе нинди булуына карамастан, кире кайтарыла торган акча 2 миллион сумнан гына исәпләнә. Закон нигезендә бер салым чорында фатир сату һәм сатып алу салымын кире чигерү тыелмаган. Сезнең очракта бары тик сатып алынган фатирның да 2014 елда рәсмиләштерелгән булуы шарт.
Саткан мөлкәт салымнарын чигерү өчен яшәгән җирегездәге салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Инспекциягә: 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясе; сату-алуны раслаучы килешү кәгазе; сатып алынган мөлкәтне түләгәнең турында документлар (расписка һ.б.) бирергә кирәк. Әгәр салым түләүче 1 миллион өчен билгеләнгән вычет алырга теләсә, өстәмә документлар таләп ителми. Сатып алынган фатир өчен мөлкәт салымнарын чигерү өчен сату-алу турында килешү кәгазе, торакны тапшыру турында акт һәм сатып алынган мөлкәт өчен түләгәнең турында документлар (расписка һ.б.) кирәк булачак. 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен безнең www.nalog.ru. сайтына кереп, махсус программа ярдәмендә тутыра аласыз.
Әлеге һәм башка сорауларга җавапны 24-25 апрельдә салым инспекциясендә узачак ачык ишекләр көнендә дә таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соңгы вакытта азнакайлыларда күп сораулар тудыра торган темаларның берсе – салымнар хакындагысы