Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәләтле балалар мәктәбе

Узган ел ноябрьдән башлап районның күп кенә укучылары химия буенча Уңыш мәктәбендә тирәнтен шөгыльләнеп, Галия Салифова җитәкчелегендә бердәм дәүләт имтиханына әзерләнде. Үз фәненә мәхәббәт уятуда һәм укучыларның табигый сәләтләрен үстерүдә Галия Мәскат кызы иҗади биремнәр, кызыклы тәҗрибәләр куллана. Тирәнтен программа буенча укыту яхшы нәтиҗәләрен дә бирә, аның укучылары мәктәп, район,...

Узган ел ноябрьдән башлап районның күп кенә укучылары химия буенча Уңыш мәктәбендә тирәнтен шөгыльләнеп, Галия Салифова җитәкчелегендә бердәм дәүләт имтиханына әзерләнде.

Үз фәненә мәхәббәт уятуда һәм укучыларның табигый сәләтләрен үстерүдә Галия Мәскат кызы иҗади биремнәр, кызыклы тәҗрибәләр куллана. Тирәнтен программа буенча укыту яхшы нәтиҗәләрен дә бирә, аның укучылары мәктәп, район, республика олимпиадаларында актив катнаша. Ләйсән Миннебаева, Ләйсән Шакирова, Раил Фәйзуллин химия буенча бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырып, югары уку йортларына керде. Студент булгач та, укытучы йөзенә кызыллык китерми, тырышып укыйлар, фәнни эшләр белән шөгыльләнәләр.

Уку бүлмәсенең химлаборатория, компьютер, электрон әсбаплар белән җиһазландырылуы да фәнне яхшырак үзләштерүгә этәргеч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев