Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәтлек өлкәсендә битарафлыкка юл юк

Районыбыз өлкәннәрен иң кызыксындырган, борчыган тармак, тәгаен, медицинадыр. Һәрхәлдә, сишәмбе көнне район ветераннар советының үзәк сырхауханәдә үткән күчмә утырышыннан әнә шундый фикер калды. Утырышта район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, баш табиб һәм аның урынбасарлары, бүлек мөдирләре катнашты. Аны алып барган район ветераннар советы рәисе...

Районыбыз өлкәннәрен иң кызыксындырган, борчыган тармак, тәгаен, медицинадыр. Һәрхәлдә, сишәмбе көнне район ветераннар советының үзәк сырхауханәдә үткән күчмә утырышыннан әнә шундый фикер калды.

Утырышта район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, баш табиб һәм аның урынбасарлары, бүлек мөдирләре катнашты. Аны алып барган район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов күптән түгел генә УАДта үткән күчмә утырышка тукталып, мондый түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрнең үзенчәлекле, нәтиҗәле булуын ассызыклады, оешма-предприятиеләрдә ветераннар советлары эшенә уңайлы мохит тудырылуына рәхмәтле булуларын җиткерде.
Ә инде очрашуның үзенә килгәндә, әйтергә кирәк, ул ярыйсы гына "кызу" барды. Өлкәннәрнең медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле сорауларны конкрет куеп, "маңгайга бәреп", кайчак күз яшьләре аша бирүе аларның бу проблемаларның күпчелеге белән үзләренең турыдан-туры очрашуы, еш кына чарасызлыкта калулары турында сөйли иде. Ни өчен диспансерлаштыру, медицина тикшерүе үткәрүләргә еш кына бармак аша карыйлар? Нигә участокта табиб юк, пациентлар башка табибларны эзләп йөрергә мәҗбүр? Ни өчен шәһәрдәге аптекаларда бер үк даруга төрле бәя? Стационарда медицина кирәк-яракларына, медикаментларга кытлык кайчан бетәр? Вафат булган кешене кайсы очракларда ярдыру мәҗбүри түгел? Табиблар акча төртсәң генә юньләп карый... Яман шешне билгеләүче тестларны куллану мөмкинлеге юкмы? Теш протезлары куюга чират зур, биредә үзенең рентген аппараты булса иде...
Аларның берләренә шунда ук җавап та алынды, әмма әле ныклап уйланасы, хәл итәсе, җавап эзләп тикшерәселәре дә байтак. Шуңа күрә дә махсус комиссия төзеп, аларны өйрәнергә, рейдлар ясарга, тикшерүләр үткәрергә, аннан соң инде менә шулай янәдән очрашып, җавапларны тыңларга дигән уртак фикергә килделәр.
Үзәк сырхауханәнең ветераннар советы да районның башка оешма-предприятиеләрендәге кебек Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап фронтовик медиклар, тылда халык сәламәтлеге сагында торган хезмәткәрләр һәм гомерләре буена шушы өлкәдә хезмәт куйган сугыш чоры балаларына багышлап альбом эшләде. Юк, аларныкы альбом гына түгел, 35 данәдә тулы бер китап булып чыккан. Аны ветераннар советы рәисе Роза Шәфигуллина тәкъдир итте. Җыентыкның бай эчтәлегенә, мәгълүмат күплегенә, бизәлешенә сокланмый мөмкин түгел. Китаптан алган тәэсирләргә җыр-моң да кушылып, бу мизгелләр өлкәннәрне ял иттереп тә алды.
Аннары утырышта катнашучы район оешма-предприятиеләренең ветераннар советы рәисләре сырхауханә ветераннары өчен ясалган, җиһазландырылган кабинетны карадылар. Бөтен шартлар да тудырылган, телефонга кадәр бар. Биредә өлкәннәрнең иҗтимагый эшчәнлеген, активлыгын хуплаганнарына, аларның ярдәмнәрен бәяли белгәннәренә барсының да күңеле булды.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек өлкәсендә битарафлыкка юл юк