Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Бүгенге көндә кешелекне борчыган җитди мәсьәләләрнең берсе - сәламәт яшәү рәвеше проблемасы. Әйе, сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтарып алуы да авыр. Көчле, җитез, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. 2500...

Бүгенге көндә кешелекне борчыган җитди мәсьәләләрнең берсе - сәламәт яшәү рәвеше проблемасы. Әйе, сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтарып алуы да авыр. Көчле, җитез, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

2500 ел элек Эллададагы биек кыяга да: "Көчле булырга теләсәң - йөгер, матур булырга теләсәң - йөгер, акыллы булырга теләсәң - йөгер" дигән сүзләр чокып язылган булган. Чыннан да, спорт сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда республика һәм районыбызда да спортка игътибар сизелерлек артты. Физкультура йортлары, спорт һәм Боз сарайлары эшләп килә. Анда шөгыльләнергә теләгән һәркем өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Шәһәр күләмендә уздырылган спорт чараларында да һәркем зур теләк белән катнаша.

Бөтенроссия олимпия көненә багышлап шәһәребездә бик күп кенә спорт чаралары оештырылды. Шуларның берсе Шәйхетдинов микрорайонында "Ишегалды бәйрәме" буларак узды.

Чараның, әлбәттә, төп максаты булып шәһәр яшьләрен спортка җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру торды. Әлеге инициатива белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин чыкты һәм "Ишегалды бәйрәме" көзгә кадәр тагын берничә урында үткәреләчәк.

Бәйрәмне Марсель Зөфәр улы рәхмәт сүзләре белән ачты.

- Шәһәрне матурлауда, уңайлыклар тудыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтләремне җиткерәм, - диде ул. - Хәзерге вакытта шәһәр йорт алларына асфальт түшәү эшләре бара. Балаларга уйнау, яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлыклар тудырыла.

"Квартал 28" ширкәтенә кергән өй подъездларын юучы Э.Сөнгәтова, урам җыештыручы В.Гарипова һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Җ.Латыйфуллин лаеклы хезмәтләре өчен Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк алды.

Сүзне ишегалды "хуҗасы" И. Солтанов дәвам итеп:

- Бәйрәмне безгә беренчеләрдән булып башлауны ышанып тапшырган өчен рәхмәт. Булган матурлыкны саклап, тәртиптә тотарга кирәк, - дип белдерде.

Тантана барышында шулай ук уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар да бүләкләнде.

Спорт уеннары бик күңелле оештырылды. Яше-карты берсе дә читтә калмады, көч сынашты. Егетләр волейбол, футбол, гер күтәрүдә көрәшсә, кызлар чүлмәк вату, төпсез капчык аша чыгу, кул көрәшендә сынатмады, И.Нуриев, А.Хәбибуллин грек-рим көрәшендә, А.Гарипов милли көрәштә, Д.Гәрәев гер күтәрүдә җиңүче булдылар.

- Спорт бәйрәмнәрендә теләп катнашам. Монда да уеннардан читтә калмадым. Тизлеккә нигезләнгән уеннар бигрәк тә ошый. Менә бүген дә нинди бүләк иясе булдым, - ди үзен Алия дип таныштырган бер кыз кулындагы призын күрсәтеп.

Берәү дә уеннардан читтә калмады. Шулай булмый ни, үз ишегалдың бәйрәме ич! Рәхәтләнеп күңел ачты Шәйхетдинов микрорайонында яшәүчеләр. Ишегалды гына түгел, шәһәр халкын берләштергән спорт бәйрәменә әйләнде бу чара.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев