Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларның "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл"

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", - диелә татар халык мәкалендә. Үз сәламәтлегең турында һәрдаим кайгыртып яшәү - һәр кешенең изге бурычы. Кәкре Елга авыл җирлегендә спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Теләк кенә булсын, авылыбызда спорт белән шөгыльләнәм, сәламәтлеген ныгытам дигән кешегә барлык шартлар тудырылган. Урта мәктәп базасындагы спорт залында физкультура...

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", - диелә татар халык мәкалендә. Үз сәламәтлегең турында һәрдаим кайгыртып яшәү - һәр кешенең изге бурычы.

Кәкре Елга авыл җирлегендә спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Теләк кенә булсын, авылыбызда спорт белән шөгыльләнәм, сәламәтлеген ныгытам дигән кешегә барлык шартлар тудырылган.

Урта мәктәп базасындагы спорт залында физкультура укытучысы Ренат Сафин төрле спорт секцияләрен даими алып бара. Бүген мәктәп командасы җиңел атлетика, бадминтон, чаңгы ярышлары буенча район гына түгел, республикүләм ярышларда да лаеклы чыгыш ясап, алдынгы урыннарны яулый.

Укучылардан авыл яшьләре дә калышмый. Районда уздырылган "Авыл лигасы" ярышларында катнашып, призлы урыннар алалар, җирлегебез командасының кышкы спартакиадада да беренче бишлектән төшкәне юк.

Төрле спорт чаралары авылыбызда да даими оештырыла. Февральдә шашка-шахмат, кул көрәше, гер күтәрү буенча ярышлар уздырылса, узган атнада авыл халкы волейбол буенча көч сынашты. Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, "Марс" хуҗалыгы кубогына мондый турнир 90нчы еллардан бирле уздырыла һәм ул ел саен чын мәгънәсендә бәйрәм төсмерен ала. Быел ярышларда биш команда катнашты. Алар арасында урам, учреждение, гаилә командалары да бар иде. Спортчылар зур осталык күрсәтеп, җанатарларны сөендерделәр. Киеренке көрәштә 1 урынны Садриевлар гаилә командасы яулады. Садриевлар ­ - авылыбызда спорт сөюче гаиләләрнең берсе. Алар бер генә спорт чарасыннан да читтә калмый, барлык чараларда да актив катнашалар. 2 урын ­ Сәпәй урамы спортчыларына, 3-4 урыннар ­ авыл яшьләреннән торган җыелма командага, 5 урын мәктәп укучыларына бирелде.
Соңыннан хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов барлык катнашучыларга да Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре, ә инде җиңүче командага - күчмә кубок тапшырды.

Мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә үткәрелгән чарадан катнашучылар да, җанатарлар да бик канәгать калдылар һәм оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Илгизәр МӨХӘММӘТҖАНОВ, авыл җирлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: