Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Скейт-парк, wi-fi-зона – боларның барсы да Азнакайда булачак!

Төзелешләр барган, яңа йортлар күтәрелгән җиргә бәрәкәт килә, яшәешнең дәвамына өмет-ышаныч арта, диләр. Чынлап та, төзелеш тармагының тотрыклы үсеше һәр дәүләтнең социаль-икътисади торышының төп күрсәткече булып тора. Безнең Азнакаебыз да бу яклап һич зур калалардан калышмый. Районда ел саен меңләгән квадрат метр торак мәйданнары һәм заманча социаль объектлар файдалануга тапшырыла,...

Төзелешләр барган, яңа йортлар күтәрелгән җиргә бәрәкәт килә, яшәешнең дәвамына өмет-ышаныч арта, диләр. Чынлап та, төзелеш тармагының тотрыклы үсеше һәр дәүләтнең социаль-икътисади торышының төп күрсәткече булып тора.
Безнең Азнакаебыз да бу яклап һич зур калалардан калышмый. Районда ел саен меңләгән квадрат метр торак мәйданнары һәм заманча социаль объектлар файдалануга тапшырыла, парк-скверлар ачыла...
2015 елда җирлегебездә зур әһәмияткә ия булган бик күп социаль объектлар кулланылышка тапшырылды. 2957 кв. метр мәйдан алып торган "Чатыр-Тау Арена" универсаль спорт комплексы, 1317 кв. метр мәйданда 120 урынлык трансфор­мер кино, күргәзмә-бию заллары, иҗади остаханәләре, түгәрәкләр өчен кабинетлары булган мәдәни үзәк, музей, Яңа Юл бистәсендә 50 урынлык "Әллүки" ба­лалар бакчасы халыкка ишекләрен ачты. Республика программалары нигезендә Актүбә бистәсендә, Әсәй һәм Түбән Стәрле авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары, Тымытыкта ветеринария пункты төзелде. Агымдагы елда бу юнәлештә нинди эшләр башкарылыр? Әлеге сорау белән без район башкарма комитетының архитектура һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе - баш архитектор Сирина Шәрәфетдиновага мөрәҗәгать иттек.
- Соңгы елларда район территориясендә алып барылган төзү эшләрен санап бетерерлек кенә түгел. Яшәгән җирлегебез елдан-ел үсә, матурлана. Азнакай торак төзү буенча да лидерлар рәтендә, һәр елны үзебезгә җиткерелгән планны тулысынча үтәп киләбез. Узган ел районда 27153 кв. метр торак сафка бастырылды. "Татнефть" хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы нигезендә - 144, Актүбә бистәсендә тузган торактан күчерү программасы буенча 24 фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды.
Азнакайда гына да 125 шәхси торак йорт төзелгән. Бүген авылларда да киң колачлы төзү эшләре алып барыла, анда да тормыш кайный, барлык уңайлыклары булган яңа йортлар калка, бу, әлбәттә, куанычлы хәл. Мәсәлән, ел дәвамында Уразай, Чалпы авыл җирлекләрендә - 2шәр, Балтач, Кәкре Елга, Сәпәй, Туйкә, Микулинода 3әр йорт сафка бастырылса, Тымытык, Әгерҗе, Карамалы һәм Чубар Абдул авыл җирлекләренең һәрберсендә 4-5әр яңа йорт төзелгән.
Агымдагы елда исә шәһәрдә социаль ипотека буенча тагын бер йорт, Актүбәдә халыкны тузган торактан күчерү программасы нигезендә ике күпфатирлы йорт кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. Күктәкә авылында клуб төзү күздә тотыла. Азнакайда республика программасы буенча патологоанатомик бүлек, Әлкәйдә ФАП ачылачак. Чалпыда ветеринария пункты сафка бастырылачак.
Йортлар салу, заманча социаль объектлар төзү белән бергә авылларның территория чикләрен зурайту зарурлыгы беренче планга килеп баса. Генераль план нигезендә, район буенча 78 торак пунктның 31ендә чикләрне киңәйтү күздә тотыла. Әгерҗе авылы чикләрен зурайту эшләре инде тәмамланды, Мәнәвез, Сарлы авылларында да әлеге юнәлештә зур эш башкарылды. Бүген торак төзелешен җәелдерү өчен Уразай авылы чикләрен зурайту буенча эш алып барыла.
Киләчәктә шулай ук шәһәр чикләре дә зурайтылачак. Азнакай Әгерҗе һәм Уразай авыл җирлекләре нисбәтендә киңәячәк.
- Сирина Фәвадисовна узган ел Парклар һәм скверлар елы уңаеннан җирлегебездә бик күп күркәм эшләр башкарылды, алар быел да дәвам итәчәкме?
- Чыннан да, Республика Президентының 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе торган җиребезне тагын да гөлбакчага әверелдерергә булышты. Бөек Җиңүнең 70 ел­лыгын тантана иткән көнне Азнакайда - Җиңү паркы, Актүбәнең Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге пар­кында Җиңү һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар аллеялары ачылды. Тымытык, Мөслим авылларында да парклар төзелде. Бу юнәлештә эшләр быел, әлбәттә, туктап тормаячак. Нефтьчеләр урамы буенча мәчет һәм Җиңү паркы арасында гаилә белән ял итү өчен барлык уңайлыклары булган заманча парк төзеләчәк. Биредә үк һәрберебез өчен иң газиз булган әниләргә һәйкәл дә урын алачак. Балаларга уйнау өчен мәйданчыклар, яшьләргә скейт-парк булдырылыр дип көтелә. "Игелек" паркын төзекләндереп бетерәсе, Актүбә бистәсендә Губкин урамында яңа сквер булдырасы бар. Әлеге планнарны тормышка ашыру өчен ТР бюджетыннан 8 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирелде.
- 2016 ел - Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Бу юнәлештә җирлегебездә нинди эшләр башкару күздә тотыла?
- Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитен саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча районда зур чаралар планлаштырыла. Шәһәрдә Кара елга ярын төзекләндерү, сквер ясау көтелә. Гагарин урамыннан алып, "Юилейный" стадионына кадәр булган 1 километр 200 метр ара агымдагы елда танымаслык булып үзгәрәчәк: планда бизәкле күперләр, балалар өчен уен мәйданчыклары, җәяүлеләр зонасы, wi-fi-зона... булдыру каралган. Әнә шулай тиздән Азнакайда тагын берничә матур ял урыны барлыкка киләчәк. Бары тик булганның кадерен белеп, саклап яшәргә генә кирәк.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Скейтпарк, wifiзона – боларның барсы да Азнакайда булачак!