Синоптиклар Россиядә соңгы 100 елда иң көчле язгы ташуны фаразлый
Россия төбәкләрендә һава торышының гадәти графиктан 20-25 тәүлеккә алда булуы күзәтелә. Бу гадәттән тыш күренеш дип билгеләнә. (Казан, 14 март, "Татар-информ"). Синоптиклар быел ил төбәкләрендә көчле язгы ташу булыр дип фаразлый. Бу хакта, Росгидромет җитәкчесе Александр Фролов сүзләренә сылтама биреп, Nation News хәбәр итә. Россиядә ташуның көчле булуына язның иртә...
Россия төбәкләрендә һава торышының гадәти графиктан 20-25 тәүлеккә алда булуы күзәтелә. Бу гадәттән тыш күренеш дип билгеләнә.
(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Синоптиклар быел ил төбәкләрендә көчле язгы ташу булыр дип фаразлый. Бу хакта, Росгидромет җитәкчесе Александр Фролов сүзләренә сылтама биреп, Nation News хәбәр итә.
Россиядә ташуның көчле булуына язның иртә килүе дә йогынты ясарга мөмкин, дип билгеләдәе Фролов. РФ төбәкләрендә һава торышы нормаль графиктан 20-25 тәүлеккә алда. Бу гадәттән тыш һәм соңгы 100 елда күзәтелгән сирәк күренеш дип билгеләнә.
Фаразлар буенча, язгы ташу илнең 5-7 төбәгендә булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев