Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Синең кешеләрең, Азнакай: Зәйтүн Хәйдәровның фидакарьлеге, иҗтимагый активлыгы югары бәяләнә

Безнең татар халкында атасына карап улын, әнисенә карап кызын бәяләргә кушкан әйтемнәр яши. Күрәсең, борынгы әби-бабайларыбыз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйткән бу сүзләрне. Казан укытучылар институтын тәмамлагач һөнәре буенча эшләп, аннары фин, Бөек Ватан сугышларында дошманнарга каршы көрәшләрдә катнашкан, Ватан сугышы ордены һәм башка бик күп бүләкләр иясе булган әтисе Заһит...

Безнең татар халкында атасына карап улын, әнисенә карап кызын бәяләргә кушкан әйтемнәр яши. Күрәсең, борынгы әби-бабайларыбыз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйткән бу сүзләрне.
Казан укытучылар институтын тәмамлагач һөнәре буенча эшләп, аннары фин, Бөек Ватан сугышларында дошманнарга каршы көрәшләрдә катнашкан, Ватан сугышы ордены һәм башка бик күп бүләкләр иясе булган әтисе Заһит Зәйтүн өчен әнә шулай кылган батырлыклары, ипле холкы, тыныч тормыштагы тырыш хезмәте белән дә гомерлек өлге булып калган. 40 ел балаларга белем биргән әнисе Рәшидәнең дә тәрбияви йогынтысы аз булмагандыр, билгеле.
Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Зәйтүн Казан химия-технология институтының нефть факультетында да иң яхшы студентларның берсе була. Төркем старостасы, хәрби кафедраның взвод, студентларның төзелеш отряды командиры... - башкарган вазифаларында тупланган тәҗрибә һөнәри баскычтан күтәрелгәндә, сүз дә юк, үз ролен уйный.
Дипломлы яшь белгеч "Актүбәнефть" идарәсенә юллама ала. Башта оператор, аннары мастер, технолог булып эшли. Энергиясе ташып торган актив егетне бик тиз күреп алалар һәм районда иң зур оешмаларның берсе саналган идарәнең комсомол секретаре итеп билгелиләр. Монда да ул үзен көчле лидер буларак таныта. КПСС райкомының беренче секретаре Әнвәр Баһаветдинов сәнәгать һәм транспорт бүлегенә инструктор итеп чакыргач, бу тәкъдимнән баш тарта алмый. Ә инде берничә айдан соң пленумда бүлек мөдире вазифасына раслана.
Партия эшендә тәҗрибә туплауда Әнвәр Бәдертдин улының зур ярдәмен тоя Зәйтүн Хәйдәров. Бер үк вакытта Саратов югары партия мәктәбендә, Кама политехник институтында да укып, белемен күтәрә. Ул җитәкләгән бүлек районкүләм мөһим эшләрнең чын мәгънәсендә эчендә кайный. Бу чорларда Марат Мәһдиев, Илшат Газизуллин, Мисбах Мәсәлимов, Фәнис Кәримов, Салават Нуретдинов һәм башкалар белән бер камытны киеп, уртак максатларны тормышка ашыруда янып-көеп эшлиләр.
Торгынлык еллары дип аталган чорда да еллар белән сыналган, тәҗрибә туплаган бу активистларга иң мөһим бурычлар йөкләнә. Социаль-хуҗалык эшчәнлеген оештыруга җаваплы булган Зәйтүн Заһит улы сәяси халәтнең нинди булуына карамастан, 1976-1980 елларда да Азнакай нефтьчеләренең ел саен 13-14 миллион тонна нефть табуы, төзүчеләребезнең 20-25 мең квадрат метр торак мәйданы тапшыруы хакында зур горурлану белән сөйли. Шәһәребездә 6нчы, 7нче мәктәпләр, 580 урынлы Мәдәният йорты, бала тудыру бүлеге, ике санаторий-профилакторий, 5000 номерлы элемтә үзәге, балалар паркы, башка мөһим объектлар районның сәнәгать предприятиеләре көче белән сафка баса.
Авылларны газлаштыру да киң колач ала. Мәлбагыш авылына газ керткән чаклар Зәйтүн Заһит улының аеруча исендә калган. Нинди генә бусагаларны таптарга, кайсы гына инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә туры килми! Зур авырлыклар белән булса да, авылны, ниһаять, газлы итәләр.
-Әнә шулай кайбер объектлар төзелеше бер дә җиңел генә бирелмәде, - дип искә ала ул елларны. - 1985 елда, 3-4 айда, Бөек Җиңүнең 40 еллыгына, Ватанны саклап шәһит киткән якташлар истәлегенә монумент тергезә алдык. Дөрес, моңа зур тырышлык, тынгысызлык бәрабәренә ирешелде. Шушы башлангычны дәвам итеп, соңгы елларда монументны зур мемориал комплекска әйләндерүгә ирешкән район җитәкчеләренә без, ветераннар, бик рәхмәтлебез.
Үзгәртеп коруның иң шау-шулы 1989-1992 елларында Зәйтүн Хәйдәров шәһәр башкарма комитетын җитәкли. Икътисад өчен авыр чорлар була ул. Хәтта азык-төлек тә талоннар буенча гына сатыла.
Нинди генә кыенлыклар кичерелмәсен, шәһәрнең, Мәнәвез бистәсенең инфраструктура үсешендә дә шактый гына эшләр башкарыла.
1996 елда Азнакайда "Чулпан" иминият кампаниясенең филиалы ачыла. 15 ел аның белән Зәйтүн Хәйдәров җитәкчелек итә. Учреждениенең шушы чорда салынган бинасы әле хәзер дә шәһәребезнең иң матур объектларының берсе булып, әллә каян балкып тора.
-Азнакай филиалының иң яхшылар рәтендә булуында район җитәкчелегенең, оешма-предприятиеләрнең ярдәме зур булды, - ди ул. - Хезмәт юлымда тәҗрибә туплауда, уңышларга ирешүдә Октябрь Мөхетдинов, Әнәс Исхаков, Мәгъсүм Газизҗанов, Җәүдәт Хаҗипов, Евгений Старов, Александр Родкин, Иван Енин, Леонид Маркензон, Рифкать Латыйпов, Владимир Кротов, Азат Харисов, Мөдәрис Гаязов һәм башка чордашларымның таянычын тойдым. Аларга гомерем буе рәхмәтлемен.
Фидакарьлеге, иҗтимагый активлыгы югары бәяләнә: «Татарстанның атказанган нефтьчесе» исеменә лаек була, республика Президентының, премьер-министрның Рәхмәт хатлары, "Нефтегазстрой" профсоюзының юбилей медале, район җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган РФ Сәламәтлек саклау отличнигы Сәүдә ханым белән ике ул үстерәләр. Илдар районның җир һәм мөлкәт палатасын җитәкли, Тимур әтисе юлын дәвам итеп, Әлмәт шәһәрендә "Чулпан" иминият кампаниясендә эшли.
Әнә шулай районыбыз үсешендә, нефтьчеләребезнең данлы тарихында, шәһәрдә, Актүбә бистәсендәге үзгәреш-яңарышларда үзенең дә өлеш кертә алуы белән горурланып яши "Чулпан" иминият кампаниясе ветераннар советын җитәкләп, бүгенге көндә дә актив эшчәнлек алып барган Зәйтүн Хәйдәров.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Синең кешеләрең, Азнакай: Зәйтүн Хәйдәровның фидакарьлеге, иҗтимагый активлыгы югары бәяләнә