Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Синең кешеләрең, Азнакай "Җилкәннәр җилдә сынала"

Язмыш... язмыш. Кайчагында чит җирләрдә йөртә-йөртә дә, ата-бабаңның кендек каны тамган туган якларыңа кайтарып куя. Крестьян гаиләсендә туып, эштә чыныгып үскән Рәмис Шакировның күңелен дә һәрбер үсмер егетләргә хас булганча, чит илләр, романтика алгысыта. Барыннан да бигрәк, гомер буе авылда авыр хезмәт куйган әти-әнисе, туганнарының тормышын бераз гына җиңеләйтәсе, ярдәм...

Язмыш... язмыш. Кайчагында чит җирләрдә йөртә-йөртә дә, ата-бабаңның кендек каны тамган туган якларыңа кайтарып куя. Крестьян гаиләсендә туып, эштә чыныгып үскән Рәмис Шакировның күңелен дә һәрбер үсмер егетләргә хас булганча, чит илләр, романтика алгысыта. Барыннан да бигрәк, гомер буе авылда авыр хезмәт куйган әти-әнисе, туганнарының тормышын бераз гына җиңеләйтәсе, ярдәм итәсе килә аның. Таджикистан яклары, Дүшәнбе шәһәренә юл тота ул. Барып керер урыны да бар: әтисенең бертуган энесе Галимҗан шунда яши. Инициативалы, тырыш егет уңышлар биеклегенә бик тиз атлап менә башлый: баштан гел бишле билгеләренә генә сәүдә техникумын, аннан дәүләт университетын тәмамлый. Әти-әнисеннән ярдәм сорау аның характерында түгел: үзендә укырга да, бер үк вакытта эшләргә дә көч таба. Шәһәрнең үзәк Универмагында йөк төяүче булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң да, эшен шунда ук дәвам итә һәм тора-бара бүлек начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Гомерлек сөйгән ярын да Универмагка кием алырга кергән җиреннән очрата ул. Чибәр татар кызы әллә кайдан ук күренеп тора шул ул.

Бер-берсенә гашыйк булган ике яшь йөрәк мартта танышкан булса, июнь аенда кавышып та куя. Бәхетле, матур гаиләдә ике кыз, бер ул дөньяга килә. Әмма тормыш син уйлаганча гына бармый шул ул: авыр сынавын да алдыңа китереп куя. 1991 елда Дүшәнбе шәһәрендә хәрби вакыйгалар башлангач, Шакировлар бар булган мөлкәтләрен калдырып туган якларына кайтып төшәләр. Әмма көчле, янәшәсендә ныклы таянычы булган кешеләр бөтен авырлыкларны да җиңәргә сәләтле. Шакировлар гаиләсе җиң сызганып, кем әйтмешли "ноль"дән яңа тормыш башлый. Венера Рафаэль кызы 7 нче урта мәктәптә химия һәм биология укыта, ә гаилә башлыгы сәүдә өлкәсендә үзенең яраткан эшен дәвам итә: ОРС базасы, 3 нче кибет, "Яшьлек" ашханәсе, "Болгар" кафесында, ә бүгенге көндә исә "Мәктәп туклануы" комбинатына җитәкчелек итә. Кайда гына эшләмәсен Рәмис Мәгариф улы үз вазифасын яратып, бар күңелен биреп башкара. Җитәкче буларак, аңа нинди генә авыр проблемаларны чишәргә туры килмәгәндер. Әмма үзе эшләгән предприятие, хезмәт коллективын югары дәрәҗәгә чыгармый калмый. Һәрбер хезмәткәренең ныклы терәк-таянычы, ярдәмчесе дә ул. Районда берәр тантана, чара аның командасы пешергән тәмле ашлар, чәк-чәк һәм башка татар халык ашларыннан башка узамы икән? Кайда да өлгерәләр алар.

... Венера һәм Рәмис Шакировлар бүгенге көндә алты оныкның яраткан әби-бабасы. Ял көннәрендә үзләре салып кергән төп йорт умарта күчедәй бер гөрләп ала.

- Мин үземнең иремә мәхәббәте, тугърылыклы, ышанычлы булганы өчен чиксез рәхмәтлемен. Әгәр дә барлык ир-атлар да Рәмис кебек булса, җир йөзендә бер генә кыерсытылган хатын-кыз, ятим бала, ялгыз, йорт-җирсез әти-әни дә булмас, дөньябыз тагын да матур, игелекле булыр иде, - ди тормыш иптәше Венера ханым.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Синең кешеләрең, Азнакай "Җилкәннәр җилдә сынала"