Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәйхулов Мисхәт Әсгать улына 8 октябрьдә 60 яшь тула

Чалпы авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Зур Сукаеш авылында гомер кичерүче, безнең өчен кадерле булган Шәйхулов Мисхәт Әсгать улына 8 октябрьдә 60 яшь тула. Ул 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1978-80 елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Зур Сукаеш авылына күчеп килә һәм "Тырыш" колхозында баш инженер булып эшли...

Чалпы авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Зур Сукаеш авылында гомер кичерүче, безнең өчен кадерле булган Шәйхулов Мисхәт Әсгать улына 8 октябрьдә 60 яшь тула. Ул 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1978-80 елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Зур Сукаеш авылына күчеп килә һәм "Тырыш" колхозында баш инженер булып эшли башлый. Мисхәт Әсгать улы хәзерге көндә "Азнакай" агрофирмасында хезмәт куя.
Әти юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер телибез. Үстергән балалары, оныклары, туганнарының кадер-хөрмәтен тоеп, ныклы, мул тормышта яшәргә язсын!
Чәчләреңә, әти, чал керсә дә,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Нәҗибә, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәйхулов Мисхәт Әсгать улына 8 октябрьдә 60 яшь тула