Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Штрафларны вакытында түләмәсәң – икеләтә штраф!

ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерүе вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф түләмәгән 22 шоферга мировой судьялар карары буенча 5 мең сум урынына 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. РФ административ хокук бозулар турында Кодексның 20.25 нче маддәсенә 2011 елның августыннан төзәтмәләр кертелде. Бүгенге көндә әлеге маддә нигезендә административ штрафны...

ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерүе вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф түләмәгән 22 шоферга мировой судьялар карары буенча 5 мең сум урынына 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

РФ административ хокук бозулар турында Кодексның 20.25 нче маддәсенә 2011 елның августыннан төзәтмәләр кертелде. Бүгенге көндә әлеге маддә нигезендә административ штрафны вакытында түләмәгән затлар икеләтә, әмма мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф түли яки 15 тәүлеккә административ кулга алына. Шулай итеп, түләнмәгән йөз сумлык штраф мең сумга басарга мөмкин, аның өстенә түләнмәгәнен дә түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, закондагы үзгәрешләр суд пристав-башкаручысына беркетмә төзү хокукы да бирә.

Шоферларның административ штраф түләмәгән өчен җаваплылыгы карар чыкканнан соң 41 нче көндә көченә керә, ягъни 30 көн - ирекле түләү вакыты, 10 көн - дәгъва белдерү вакыты.

Гражданнар ТР буенча ЮХИДИ идарәсенең Интернет-порталыннан (gibdd.tatarstan.ru яки rpolice.ru) түләнмәгән штрафлар хакында мәгълүмат ала, ә uslugi.tatarstan.ru сайтында банк кредит карталары аша дәүләт пошлинасы һәм штрафларны түли ала.

Күңелсезлекләргә юлыкмас өчен дәүләт автоинспекциясе штрафларны вакытында түләвегезне сорый.

Р.Шәрәфиев, Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев