Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр судында Азнакай мәктәпләренең өлкән класслар советы вәкилләре катнашында “Түгәрәк өстәл” узды

Азнакай шәһәр суды укучылар, яшьләрнең хокукый белемен камилләштерү максатында алар белән максатчан эш алып бара. Шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов башлангычы белән, мәгариф идарәсе катнашында, укучылар арасында "Суд яклавын мин ничек аңлыйм", "Законнар ни өчен кирәк?", "Судья - ул..." темаларына иншалар бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 15 мәктәптән 30лап укучы иҗади эш...

Азнакай шәһәр суды укучылар, яшьләрнең хокукый белемен камилләштерү максатында алар белән максатчан эш алып бара. Шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов башлангычы белән, мәгариф идарәсе катнашында, укучылар арасында "Суд яклавын мин ничек аңлыйм", "Законнар ни өчен кирәк?", "Судья - ул..." темаларына иншалар бәйгесе уздырылды.


Бәйгедә 15 мәктәптән 30лап укучы иҗади эш белән катнашты. Азнакайның 6 нчы мәктәбеннән Гөлнара Батыршинаның иншасы жюрины аеруча әсир итте. "Берчак мин бик сәер бер төш күрдем, - дип яза ул. - Имеш, тормышыбызда барлык законнар, яшәү кагыйдәләре юкка чыккан. Башта бар халык шатланды: мәктәпкә, эшкә йөрмәсәң дә ярый, ни телисең - шуны кыласың, бернинди бурычлар, җәза юк. Ләкин болай яшәп булмаганлыгын барсы да бик тиз аңлады... Бу төшем мине тирән уйларга этәрде: законнар ни өчен кирәк? Бик күп белешмәләр актарып чыктым. Баксаң, законнар кешелек өчен шул ук ипи, тәгәрмәч яисә энә кебек үк көндәлек тормышта кирәк икән. Алар җәмгыятьтә тәртип, иминлекне тәэмин итү өчен чыгарыла".


Гөлнараның бу иншасы бәйгедә җиңү яулады. Икенче-өченче урыннарны алган 1 нче мәктәп укучысы Динар Нәгыймов, Альбина Якупова, Кәкре Елга мәктәбеннән Ильяс Баһауов, Ләйсән Әсәдуллина да уй-фикерләрен төгәл, ачык, кызыклы бәян иткәннәр. Актүбә 1 нче мәктәбе укучылары Эльвина Фәттахова, Маргарита Полюшко, Азнакайдан Айсылу Газизова, Эльвира Кашапованың язмалары да тирән эчтәлекле булулары белән игътибарны җәлеп итте. Бәйгенең 5 җиңүчесенә "Яшь хокук сакчысы" номинациясендә "Чулпан" премиясе тапшырылды.


Хокукый белем мәктәбе


Шушы араларда шәһәр судында район мәктәпләренең өлкән класслар советы вәкилләре, укытучылар катнашында "Түгәрәк өстәл" узды. Укучылар закончалыкларны өйрәнү, хокукый белемнәрен арттыруда судьяларның алар белән алып барган эшчәнлеген бәяләп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Алга таба да үзара хезмәттәшлекне дәвам итү буенча максатлар билгеләнде. Судьялар белән очрашулар, "Ачык ишекләр көне", бәйгеләр, брейн-ринглар, башка төр чаралар киләсе уку елында да дәвам итәчәк. Укучылар өчен "Хокукый белем мәктәбе" ачу идеясен дә барсы бердәм күтәреп алды. Авыл мәктәпләре өчен дистанцион укулар оештыру тәкъдиме кертелде. Алдагы уку елында очрашуларга кадәр, яшь дуслар! Без сезне көтеп калабыз.

Альбина Темирбулатова,

суд администраторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәр судында Азнакай мәктәпләренең өлкән класслар советы вәкилләре катнашында “Түгәрәк өстәл” узды