Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр көне белән,кадерле азнакайлылар!

Кадерле азнакайлылар, районыбыз кунаклары! Азнакай район һәм шәһәр Советлары, район һәм шәһәр башкарма комитетлары, шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Нефтьчеләр көннәре һәм зур вакыйга - Татарстан нефтенең 70 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүген без шәһәр һәм районыбызның күзгә күренеп үсүен, төзекләнүен, көннән-көн матураюын зур горурлык...

Кадерле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!

Азнакай район һәм шәһәр Советлары, район һәм шәһәр башкарма комитетлары, шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Нефтьчеләр көннәре һәм зур вакыйга - Татарстан нефтенең 70 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бүген без шәһәр һәм районыбызның күзгә күренеп үсүен, төзекләнүен, көннән-көн матураюын зур горурлык тойгысы белән әйтә алабыз. Башка өлкәләрдә дә сизелерлек уңай үзгәрешләребез бар. Районыбыз икътисады сизелерлек ныгыды. Бу уңышларга уңган якташларыбыз - нефтьчеләр, төзүчеләр, укытучылар, табиблар, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, дистәләгән башка һөнәр ияләренең максатчан һәм фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә ирешелде.

Әгәр дә районның социаль-икътисади үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте һәм аларның ярдәме белән бәйле дибез икән, бу һич тә дөреслектән тайпылыш булмас. "Татнефть" ААҖ кебек яшәешнең барлык сфераларын да диярлек үзенең игътибар үзәгендә тотучы, даими матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп торучы башка бер компания ил күләмендә тагын бар микән?!

Нефтьчеләр ярдәме белән район һәм шәһәрнең йөзе үзгәрә - инфраструктура үсеш ала, юллар төзелә, чишмәләр төзекләндерелә, торак йортлар салына һәм ремонтлана, яңадан-яңа ял парклары, балалар мәйданчыклары барлыкка килә. Соңгы елларда гына да йөзү бассейны булган Сәламәтләндерү үзәге, спорт һәм тренажер заллары белән Боз сарае һәм башка шундый социаль объектлар сафка бастырылды.

Без нефтьчеләр уңышы белән чын күңелдән горурланабыз. "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимовка чиксез рәхмәтле булуыбызны белдерәбез.

Соңгы елларда районның агросәнәгать тармагында да тотрыклы үсеш күзәтелә. Табигать шартларының уңайсызлыкларына да карамастан, авыл хезмәтчәннәре фидакарь үрнәк күрсәтәләр. Быел алар республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештеләр һәм төгәлләп чыктылар. Һәр гектардан чыккан уңыш күләме буенча район бүген беренче урында тора. Мөгезле эре терлекләр саны, ит-сөт җитештерү күләме дә елдан-ел арта. Нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Хөрмәтле азнакайлылар! Без бергә һәм бердәм булганда, алга омтылышны, ышанычны югалтмаганда гына алда торган барлык бурычларны, проблемаларны җиңел хәл итә, тормыш шартларыбызны тагын да яхшырта алачакбыз. Сезне тагын бер тапкыр бәйрәмнәр белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, бәхет, шатлык, хезмәт уңышлары телим!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәр көне белән,кадерле азнакайлылар!