Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр-авыл арасы, нәрсә белән барасы?

Бар иде авылга ансат кына кайтып килгән чаклар. Автобус көнгә өчәр рейс ясый иде. Менә бер заман халык үз тәгәрмәчләренә күчә башлады һәм шәһәр яны маршрутлары бушап калды, рейслар сирәгәйде, кайбер якларга бөтенләй дә бетте. Гел үз машинаң белән генә чыгып чабып булмый, авылда кисәк кенә әткәң-әнкәң чирләп китә, я...

Бар иде авылга ансат кына кайтып килгән чаклар. Автобус көнгә өчәр рейс ясый иде. Менә бер заман халык үз тәгәрмәчләренә күчә башлады һәм шәһәр яны маршрутлары бушап калды, рейслар сирәгәйде, кайбер якларга бөтенләй дә бетте. Гел үз машинаң белән генә чыгып чабып булмый, авылда кисәк кенә әткәң-әнкәң чирләп китә, я башка сәбәп төшә. Ә яңгырда-буранда юл чатында кул күтәреп торуы бер дә рәхәт түгел.
Әлбәттә, берәүнең дә зыянга эшлисе килми. Әнә, районнарда нинди гөрләп торган пассажир автотранспорты предприятиеләре ябылды, кайберләрендә шәһәр белән авыл арасында элемтә бөтенләй өзелде. Бәхеткә, безнең Азнакайда мәсьәләне уңай хәл итү юлларын таптылар.
- Район башкарма комитеты карары нигезендә район территориясендә гомуми кулланыштагы пассажир автотранспорты маршруты челтәре, авыл җирлекләре башлыкларының теләкләрен исәпкә алып, автобусларның хәрәкәт расписаниесе расланды. Ачык конкурс үткәрелеп, "Фривей" җәмгыяте белән 11 маршрут буенча килешү төзелде, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов.
Архитектура һәм инфраструктура, шәһәр хуҗалыгы бүлекләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре белән берлектә автобуслар хәрәкәте расписаниесе һәрчак тикшерелеп тора. Шулай ук муниципаль маршруттагы транспортны спутник навигациясе системасы аппаратлары белән җиһазлауга һәм бердәм дәүләт мәгълүмат системасына ялгауга әзерлек эшләре бара. Бу инде автобусның кайчан, кайсы юлдан һәм нинди тизлектә йөрүенә кадәр төгәл әйтеп бирәчәк.
Кызганычка каршы, безнең теләкләр һәрчак мөмкинлекләр белән туры килеп бетми.
- Иртәнге җиденче яртыда авылдан Азнакайга баручылар бик күп, кем эшкә, кем укырга дигәндәй. Әмма бик кечкенә автобус бирәләр, шырпы кабында кебек барабыз, - ди Кәкре Елгадан бер ханым.
Балтач, Туйкә халкы Бөгелмә маршрутына җайлашырга мәҗбүр. Әмма бу юнәлештә автобуслар йөреше сирәгәйгәнлектән, күпчелек юл чатында кул күтәреп торырга туры килә. Пассажирлар аз булу сәбәпле, «Фривей» җәмгыяте мөрәҗәгате буенча кайбер маршрутлар расписаниесенә үзгәрешләр кертелгән. Халык булган кадәресенә дә бик рәхмәтле анысы. Шул ук вакытта заман җилләре бөтенләй кагылмаганнар да бар.
- Татшуганга 86 нчы елны килгән идем, мин белә белгәннән бирле автобус көнгә өч тапкыр йөри. Чалпы, Зур, Түбән һәм Банки Сукаеш, Курай Елга, Сәпәй авыллары кешеләре дә шушы маршрутка утыра. Әле менә яңа елдан шимбә көннәрендә Камышлыга да керәчәк, - ди авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гөлсинур Әхмәдишина.
Бәхетлеләр дияргә генә кала. Ни генә булмасын, җәмәгатьчелек транспорты берүк йөреп торсын. Юл газабын гүр газабы белән юкка гына чагыштырмаганнар бит. А пунктыннан Б пунктына автобуслар төгәл йөргәндә исә ул газаплар күпкә җиңеләячәк.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәравыл арасы, нәрсә белән барасы?