Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шомафилар телефон ярдәмендә Азнакай халкын ничек алдый

Телефон аралашу, элемтә чарасы гына түгел шул. Шомафилар еш кына кесә телефонын башкаларны алдау ятьмәсе итеп тә куллана. Азнакай шәһәре прокуратурасы райондашларны нәкъ менә шул хакта кисәтә дә. Кеше алдауның бер төре - СМС-хәбәрләр. Мошенниклыкта бик җәелгән ысул. Әйтик, Сезнең телефонга бәйгедә җиңүегез яисә приз отуыгыз, ә бәлки арзан бәягә...

Телефон аралашу, элемтә чарасы гына түгел шул. Шомафилар еш кына кесә телефонын башкаларны алдау ятьмәсе итеп тә куллана. Азнакай шәһәре прокуратурасы райондашларны нәкъ менә шул хакта кисәтә дә. Кеше алдауның бер төре - СМС-хәбәрләр.

Мошенниклыкта бик җәелгән ысул. Әйтик, Сезнең телефонга бәйгедә җиңүегез яисә приз отуыгыз, ә бәлки арзан бәягә әйбер тәкъдим итеп хәбәр килә. Әгәр аларга җавап бирәсез икән, димәк акчагыздан колак кагасыз дигән сүз. Чөнки аларның барсы да алдауга корылган.

Шул ук сорауга җавап бирү бәйгеләрен генә алыйк. СМС-хәбәр белән килгән гади генә беренче сорауга сез җавап җибәрәсез. Аннан соң тагын сорау килә, ансына да язасыз. Һәм тагын. Тагын... Нинди ятьмәгә эләккәнегезне вакытында аңлап алмасагыз, шактый суммагыздан колак кагуыгыз көн кебек ачык.


Тагын бер еш таралган СМС-хәбәр: "Дустыгыз бәлагә тарыды". Монсы инде психологиягә "суга" торганы. Имеш, якын кешегез нинди дә булса афәткә юлыктым дип (авария, эчеп сугышып һ.б.) шалтырата һәм банк картасы яки телефон номерын әйтеп акча белән ярдәм итүне "үтенә". Гадәттә мондый шалтыратулар төн уртасында, кеше йокыдан кисәк уянып, аңкы-миңке торырлык булганда эшләнә. Бу очракта якыныгызга үзегез шалтыратып, хәбәрнең дөрес булу-булмавын тикшерү - иң яхшысы.


"Ялгыш" акча күчерү - шулай ук шомафиларның чираттагы алдау ысулы. Сезнең телефонга 100 сум акча салалар да, "ялгышып Сезгә 1000 сум акча салынды, шушы кодны җыеп кире җибәрегез әле", дип үтенәләр. Сезнең 100 белән 1000не бутап акчаны кире җибәрүегез бик ихтимал. Әлеге алдау шуңа корылган да. Акча җибәрелмәсә, шомафи операторга шикаять җиткерәчәген, судка мөрәҗәгать итәчәген әйтеп яный да башлый. Иң кулае - бу СМС-хәбәрне җавапсыз калдыру.


Телелохотроннар да бик күбәйде. Экрандагы таблода дүрт хәрефле гади генә сүз. Хәрефләрнең берсе капланган. Телефоннан шалтыратып, шул хәрефне (сүзне тулаем) әйтергә кирәк. Сәгатьләр буена шалтыратып та элемтәгә керә алмаган тамашачы бу хәлгә тәмам аптырый. Ә бу шалтыратуның акчага булуы, никадәр суммаларын җилгә очыруын яңадан гына аңлый да бит...


Менә шулай, җәмәгать, бушлай сыр капкында гына була. Нәфескә бирелеп, алданырга ашыкмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шомафилар телефон ярдәмендә Азнакай халкын ничек алдый