Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәхси секторда су торбалары тирәнәйтелә

Традиция буенча, чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы М.Шәйдуллин хезмәт ветераннары-юбилярларны котлаудан башлады. Шулай ук 2010 елгы халык санын алуда актив катнашучыларга Росстатның медальләре тапшырылды. Башка эшкә күчкән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары С.Афанасьев Рәхмәт хатына лаек булды. Марсель Зөфәр улы яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырып үтте: район...

Традиция буенча, чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы М.Шәйдуллин хезмәт ветераннары-юбилярларны котлаудан башлады. Шулай ук 2010 елгы халык санын алуда актив катнашучыларга Росстатның медальләре тапшырылды.

Башка эшкә күчкән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары С.Афанасьев Рәхмәт хатына лаек булды. Марсель Зөфәр улы яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырып үтте: район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп әлегә кадәр үзәк сырхауханәнең баш табибы булып эшләгән Айдар Шәмсетдинов билгеләнде. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, закончалык таләбе нигезендә депутат муниципаль хезмәткә билгеләнгәндә вәкаләтләреннән азат ителә. Яшьләр эшләре буенча идарә җитәкчесе итеп Илнур Сәгыйтов билгеләнде. Ул бер үк вакытта "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия" җирле бүлеге штабын да җитәклиячәк.

Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы И.Шакиров хәбәр иткәнчә, соңгы атнада районда җинаятьләр кылыну турында 5 хәбәр алынган. Ул юл хәрәкәте вакыйгаларының аеруча артуы турында борчылып сөйләде. 2011 елның беренче яртыеллыгында юл фаҗигаләрендә 5 азнакайлының гомере өзелсә, быел шушы чор эчендә һәлак булучыларның саны 12гә җиткән. Соңгы атнада гына да кешеләрнең үлеменә китергән 2 авария булды. Мондый аварияләрнең төп сәбәбе - тизлек режимын бозу. Урамнарда кызу тизлек белән чабучы машиналарга үзләре шаһит шәһәрдәшләр дә моның белән килешер.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров төзекләндерү эшләре барышын яктыртты. Азнакайның шәхси секторындагы кайбер урамнарда суүткәргечләрне ремонтлау-тирәнәйтү эшләре алып барыла. Ишегалды юлларын асфальтлауга шәһәргә 20 миллион сум акча бирелде, аның 5 миллионы - "Татнефть" ААҖннән.

Идарә итү компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләре эшчәнлеге турында "ЖКХ Департаменты" МУП директоры Элеонора Алчина чыгыш ясады. Йортларны капиталь ремонтлау, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү бара. Шәһәр кварталларына 10 заманча уен мәйданчыклары алуга 1 миллион сум акча бирелде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү җыемнары барышы һәм тарифлар үсеше белән ЕРЦ җитәкчесе Марат Авзалов таныштырды. Түләүләр җыемы 98 процент тәшкил итә, ә инде түләмәүчеләрнең әҗәте 37 миллион сумнан артып киткән.

Киңәшмәдә районның иҗтимагый-икътисади тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр хакында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев