Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәфкать иясе Алсу

Карамалы ФАП мөдире Алсу Гомәрова 1987 елда медучилище тәмамлаган Алсуны юллама нигезендә Азнакай үзәк сырхауханәсенең кардиология бүлегенә эшкә билгелиләр. Биредә ул Илшат Хаҗиәхмәтов кул астында хезмәт юлын башлый. Остазы Илшат Җәүдәт улыннан һөнәре серләренә төшенә, тәҗрибә туплый. Алсуның Карамалыга килеп эшли башлавына да чирек гасыр вакыт узган. Авыл халкы аннан...

Карамалы ФАП мөдире Алсу Гомәрова

1987 елда медучилище тәмамлаган Алсуны юллама нигезендә Азнакай үзәк сырхауханәсенең кардиология бүлегенә эшкә билгелиләр. Биредә ул Илшат Хаҗиәхмәтов кул астында хезмәт юлын башлый. Остазы Илшат Җәүдәт улыннан һөнәре серләренә төшенә, тәҗрибә туплый.

Алсуның Карамалыга килеп эшли башлавына да чирек гасыр вакыт узган. Авыл халкы аннан бик уңды. Һәрчак якты йөзле, игътибарлы, олыны-олы, кечене-кече итә белә. Аның яныннан бар авыруыңны онытып, җиңеллек алып чыгасың.

Авылыбыз зур. Күпчелек халкы өлкән яшьтәгеләр. Шуңа да шәфкать туташы Алсуның эш сәгате тәүлек әйләнә. Яңгырлы көзме, буранлы кышмы, көнме-төнме - ул хаста янына шундук килеп җитә, ярдәм күрсәтә.

Һөнәри ярышларда да Карамалы ФАП мөдире Алсу Гомәрова һәрчак "иң -иңнәр" арасында була. Хезмәте күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бәяләнгән.

Тормыш иптәше Илфат та хезмәтенең җаваплылыгын аңлый, ничек тә терәк-таяныч булырга тырыша. Төнлә ишек шакысаң да, якты йөз белән каршылый. Әнә шулай тормышында да бик бәхетле Алсу. Йорт-җирләре иркен, яхшы, чын хуҗа кулы күренеп тора, ихата тулы мал-туар. Тату, матур гаиләдә тәүфыйклы кыз белән ул үсә.

Сәлимә Шәехова, Карамалы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев