Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Шартлы хөкем ителүче-Әҗәтле” операциясенә йомгак ясалды

Быел ноябрь аеның икенче яртысында, Татарстан биләмәсендә беренче тапкыр буларак, җинаять-башкару инспекциясе һәм суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре берләштерелгән "Шартлы хөкем ителүче-Әҗәтле" операциясе уздырганнар иде. Күптән түгел генә аңа йомгак ясалды. Опепациядә 5 суд приставлары хезмәте һәм 3 җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәре катнашты. Җинаять-башкару инспекциясендә суд карары буенча әҗәтле дип табылган 31...

Быел ноябрь аеның икенче яртысында, Татарстан биләмәсендә беренче тапкыр буларак, җинаять-башкару инспекциясе һәм суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре берләштерелгән "Шартлы хөкем ителүче-Әҗәтле" операциясе уздырганнар иде. Күптән түгел генә аңа йомгак ясалды.

Опепациядә 5 суд приставлары хезмәте һәм 3 җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәре катнашты. Җинаять-башкару инспекциясендә суд карары буенча әҗәтле дип табылган 31 хөкем ителүче исәптә тора. Аларның өчесенә кисәтү ясалды, сынау вакытын озынайту буенча 3 эш судка җибәрелде, 21 кеше белән шәхси сөйләшү үткәрелде, юрист аңлатмасы бирелде, кулга алу турында 16 акт төзелде һ.б., 12 мең сум акча җыеп алынды. Берләштерелгән мондый операцияләрнең ике хезмәт башкара торган эшнең нәтиҗәлелеген алга табан тагын да арттырачагына шик юк.

Алсу СОЛТАНОВА,

эчке хезмәт подполковнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Шартлы хөкем ителүчеӘҗәтле” операциясенә йомгак ясалды