Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шагыйрьләр тудырган җир син, Азнакай!

Район территориясендә шагыйрьләрне борыңгыдан ук аерым билгеләп килгәннәр, жәмәгатьчелек баскычларында аларның урыны түрдән булган. Бу турыда Митрәй авылы зиратында табылган ХIХ гасырдан сакланып калган таштагы язу да сөйли: «Бу шагыйрь Шагыйдулла Ибәтулла улының кабере…». Безнең музеебызда да «Районыбызның шагыйрьләре һәм язучылары» дигән комплекс бар. Ул республикабызның күренекле язучылары, Дәүләт Советы...

Район территориясендә шагыйрьләрне борыңгыдан ук аерым билгеләп килгәннәр, жәмәгатьчелек баскычларында аларның урыны түрдән булган. Бу турыда Митрәй авылы зиратында табылган ХIХ гасырдан сакланып калган таштагы язу да сөйли: «Бу шагыйрь Шагыйдулла Ибәтулла улының кабере…». Безнең музеебызда да «Районыбызның шагыйрьләре һәм язучылары» дигән комплекс бар. Ул республикабызның күренекле язучылары, Дәүләт Советы депутатлары катнашында ачылган иде. Язучылар берлеге әгъзалары булып торучы әдипләр саны буенча безнең районыбыз Татарстанда аерылып тора. Ә музей өчен (грек теленнән ул музалар сарае дип тәрҗемә ителә) бу аеруча мөһим күренеш.

Халык авыз иҗаты үрнәкләре җәмәгатьчелек тормышында үтә дә мөһим роль уйный. Алар авыр вакытларда кешенең рухын күтәрә, Сүзгә мәхәббәт уята, Сүз тәмен тоярга өйрәтә, халыкка тәрбияви йогынты ясый, аларга шигъриятнең күкләрдән иңдерелгән ролен аңларга ярдәм итә. Марсель Галиев әйтмешли, «Шагыйрь - Күк белән Җир арадашчысы».

ХIХ гасыр төбәгебездә халык иҗаты чәчәк аткан бер чор булган. Моны авылларда табылган кулъязма китаплар, кабер ташларына уелып язылган шигъри тәлгәшләр исбатлый. Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов үзенең «Дастаннар иле» дигән хезмәтендә билгеләп үткәнчә, төбәгебездә халык җырчылары-чәчәннәр саны чиксез күп булган. Җәмәгатьчелекнең рухи тормышындагы бу үзенчәлекнең тамырлары кыпчак-нугай мәдәни йогынтысында. Халык авыз иҗаты белән шөгыльләнү традициясен төбәккә нугайлар алып килгән. Хәзер дә районыбызда бәетчеләр саны артканнан-арта. Төбәкне өйрәнү музеенда алар җентекләп җыела һәм халыкка җиткерелә. Әдәбияттан ерак торучылар да халык авыз иҗаты белән уңышлы гына шөгыльләнеп килә. Үзешчән шагыйрьләр саны да елдан-ел арта бара. Ярты гасырдан артык «Маяк» район газетасы редакциясе каршында «Гөлстан» әдәби берләшмәсе эшләп килә. Язучылар берлеге әгъзасы Мәхмүт Хәсәнов кул астында шушы оешмада каләмнәрен чарлап, күпләр язучы, шагыйрь, әдип булу бәхетенә ирештеләр.

Язучылар берлеге әгъзалары, күп санлы китаплар (4-томлыклар, 6-томлык) авторлары булып, алар (Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Марсель Галиев) Татарстанның әдәбият дөньясындагы иң олы бүләккә - бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булдылар. Мәсәлән, 2006 елда республикабызның киң җәмәгатьчелеге Азнакай районында туган өч шагыйрьнен 60 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Бу ел да юбилейларга бай: гыйнвар аенда 65 яшь - шагыйрь Илдус Гыйләҗевкә, октябрьдә - Марсель Галиевкә тулды, декабрьдә шундый ук датаны Нур Әхмәдиев билгеләп үтәчәк. 1946 ел безгә өч олпат шагыйрь бүләк иткән. Бу факт җиребезнең рухи яктан да уңдырышлы, әдәби талантлар тудыручы булуын тагын бер кат исбатлый. Аларның иҗатының үзенчәлеге - шигъриятләренең җырга ятышлылыгында. Хискә бай, туган якның бөтен аһәңен үзләренә җыйган, күңел түрләреннән агылып чыккан сүзләргә көй табигый рәвештә килеп кушыла. Чишмәләргә, урманнарга, далаларга һәм тауларга бай тылсымлы туган ягыбыз турындагы җырлар шулай туа. Нугай урдасы чорыннан килгән традиция яшәп килә. Аларның шигъри тәлгәшләре, бигрәк тә соңрак язылганнары, бабаларыбыздан калган дала рухы белән сугарылган. Марсель Галиевнең «Рух» китабыннан алынган бу җөмлә нәкъ алар турында: «Сүздә Шәрыкнең дастани олпатлыгы, хәсрәт дәрьялары кичкән моңы, зиннәтле сарайлар төзеткән мигъбарлыгы, җирдә оҗмах бакчалары үстерә белү маһирлыгы, тәхет биеклегеннән торып, чәчәннәрнең тел осталыгына баш ия белү - бар да сүзгә, өрфия, нәзберек таҗлы сүзгә сыйган».

Район китап укучылары үзләренең шагыйрьләре белән кабат очрашкан, аларның саллы сүзләренә язылган җырларны тыңлаган бу көннәрдә иҗатлары белән сөендергән өчен алар алдында баш иясе килә. Яшь чактан ук Нур Әхмәдиев (аның дикторы да, тәрҗемәчесе дә булырга туры килде), Марсель Галиев белән танышып, аралашып, аларның беренче юка шигырь китабыннан башланып киткән иҗади үсешләрен күзәтеп яшәгән кеше буларак, мин әдәбиятыбызның аксакалларына зирәк һәм яшәү рәвешенең мәгънәсен чагылдырган шигырьләре өчен бик рәхмәтле.

Г. Хисамиева, төбәкне өйрәнү музее директоры, культурология кандидаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев