Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сез сораган идегез: Эшләмәгән кеше алимент түлиме?

Улым инде берничә ай эшләми. Хатыны ике балага алимент түләвен таләп итә. Эшсез кеше алимент түләргә тиешме? Аның төгәл суммасы бармы? Исемем редакция өчен генә Газета укучыбызның әлеге соравына шәһәр прокуроры ярдәмчесе Гүзәл Галиева җавап бирә: - Гаилә кодексы нигезендә, ата яки ана кеше, эше һәм рәсми хезмәт хакы булу-булмауга...

Улым инде берничә ай эшләми. Хатыны ике балага алимент түләвен таләп итә. Эшсез кеше алимент түләргә тиешме? Аның төгәл суммасы бармы?

Исемем редакция өчен генә

Газета укучыбызның әлеге соравына шәһәр прокуроры ярдәмчесе Гүзәл Галиева җавап бирә:

- Гаилә кодексы нигезендә, ата яки ана кеше, эше һәм рәсми хезмәт хакы булу-булмауга карамастан, балигъ булмаган баласына алимент түләргә тиеш.

Бу хакта РФ Гаилә кодексының 80 нче маддәсендә язылган.

Гаилә кодексының 113 маддәсе нигезендә, алимент күләме хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә. Әгәр алимент түләргә тиешле кеше, кайсыдыр вакытта эшләмәгән һәм бу вакыт өчен хезмәт хакы күләмен раслаучы белешмәләре юк икән, түләү күләме уртача хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә. 2016 елның 31 декабренә ил буенча хезмәт хакының уртача зурлыгы 35749 сум иде.

Алимент күләме кайсы да булса якның мәнфәгатьләрен чикли икән, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу очрата суд якларның материаль һәм гаилә хәлләрен һ.б. исәпкә алып, алимент күләмен үзе билгеләячәк.

Эшләмәүче ата яки ана кеше мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итеп, эшсез статусын алган очракта, аңа пособие түләнә. Аның күләме соңгы эш урынында алган уртача хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә. Бу вакытта алимент пособиедән түләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев