Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Сез иң гүзәл кеше икәнсез"

Тымытык мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Кичәдә хөрмәтнең зурысы, теләкләрнең изгеләре, матур гөлләмәләр әниләрдәй йомшак күңелле, әтиләрдәй олпат киңәшче, сабырлыкка тиңдәшсез укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары адресына юлланды. Мәктәпнең "Улыбка" һәм "Аккош" балалар бакчасыннан "Бәләкәч" командалары үзара көч сынашты. Төрле кызыклы конкурсларны үз эченә алган бәйге киеренке...

Тымытык мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды.

Кичәдә хөрмәтнең зурысы, теләкләрнең изгеләре, матур гөлләмәләр әниләрдәй йомшак күңелле, әтиләрдәй олпат киңәшче, сабырлыкка тиңдәшсез укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары адресына юлланды. Мәктәпнең "Улыбка" һәм "Аккош" балалар бакчасыннан "Бәләкәч" командалары үзара көч сынашты. Төрле кызыклы конкурсларны үз эченә алган бәйге киеренке барды, чөнки көндәшләрнең икесе дә көчле иде.

Авыл үзешчәннәре, мәдәният йортының "Лилия" бию төркеме, бакча һәм мәктәп балалары иң игелекле һөнәр ияләренә мәдхия җырлады.

Кичәдә бөтен гомерен мөгаллимлек эшенә багышлаган, 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Сәлахова Луиза Һади кызына олы хөрмәт күрсәтелде, мәгариф идарәсе бүләкләре тапшырылды. Һади аганың эшен инде өченче буын-оныгы Гөлфия дәвам итә.

Җырларда да дөньяның иң гүзәл кешеләре итеп чагылдырылган укытучы хезмәтенә авылның олысы-кечесе баш иеп, иң изге теләкләрен җиткерергә ашыкты. Күңел җылысы салынган бу кичәдә көзләрдә дә язлар кабатлангандай булды.

Раушания Идрисова, Тымытык авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев