Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сез иң гыйлем кеше икәнсез!

Узган шимбәдә Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана узды.

Безнең һәрберебезнең тормышында укытучы зур урын алган. Ул безгә аң-белем биреп кенә калмый, холкыбызны тәрбияләргә, тормышта үз юлыбызны табарга да ярдәм итә. Сәхнәдә укучыларының чыгышын, үзләренә атап яңгыраган җыр, шигырьләрне алар күңел биреп тыңладылар.

Педагогларны район башлыгы Рәфис Галиев котлады.

- Сыйфатлы белем бирү өчен районда бар мөмкинлекләр тудырыла. Бу хакта яңа мәктәп автобуслары паркы, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны дистанцион укыту өчен алынган инновацион җиһазлар һәм башка күп төрле чаралар ачык сөйли. Укучыларның күрсәткечләре дә куандыра, ул елдан-ел яхшыра. Биредә, һичшиксез, укытучыларның зур хезмәте ята, - диде ул.

Мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев районда 1500дән артык укытучы һәм тәрбияче эшләвен, ә ветераннарның аларга акыллы киңәшләре белән ярдәм итүен билгеләп үтте һәм барчасына изге теләкләрен җиткерде.

"Бердәм Россия" партиясенең төбәк сәяси советы секретаре урынбасары Василий Логинов, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуровның тәбрикләүләрендә дә педагоглар исеменә бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Тантанада иң яхшы педагогларга районның Мактау грамоталары һәм юбилей медальләре, "Бердәм Россия" партиясенең рәхмәт хатлары, башка кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук "Безнең яңа укытучы" грантын откан 68 педагог, 30 пар укытучы гаиләсе, мәгариф ветераннары да игътибардан читтә калмады.

Гүзәл Тимбакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев