Сергей кебекләр турында "вундеркинд" диләр. 6 нчы сыйныфта гына укыса да, 7-8 нче сыйныф биремнәрен үтәп, астрономия буенча республика олимпиадасында призлы урын яулаган укучыны кем дисең башкача?!
Ул шәһәребезнең 5 нче урта мәктәбендә белем ала. 2014 һәм 2015 елларда да математика буенча республика күләмендә җиңүче иде.
- Сергей Михайлов дүртенче...

- Сергей Михайлов дүртенче сыйныфтан ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Быел физика белән үзлегеннән кызыксына башлады. Башка фәннәрдән дә яхшы билгеләргә генә укый. Ул дәрестән тыш чараларда да актив катнаша. Узган ел "Инглизчә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" район конкурсында спектакльдә Бүре булып уйнады, беренче урынны яуладылар, - ди мәктәп директоры Алена Хәбибуллина.
Уку шулай җиңел бирелә торган балалар була бит ул. Сергей да:
- Кулга физиканы алам да, укып чыгам, бар да аңлашыла, - ди.
- Өй эшләренә күпме вакыт сарыф итәсең? - дип кызыксынам.
- 10 минутта математика, рус телен хәзерлим. Инглиз теленнән текстлар озын, аңарга ярты сәгать вакыт китә, - ди.
- Спорт белән шөгыльләнәсеңме?
- Әйе, каратэга йөрим.
Белемгә омтылыш Михайловларда нәселдән килә. Апасы Настя да "бишлегә" генә укый, ул да олимпиадаларда катнаша. Сергей киләчәктә әтисе кебек инженер булырга хыяллана.
Резеда ШӘРИПОВА
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев