Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәер хәлгә аптырадык

Безнең урам пенсионерлары белән сөйләшеп торуыбыз. Бер күрше әйтүенчә, 2006 елда Казанны чыгып, Дәрвишләр бистәсенә җитәрәк, юл фаҗигасендә өч кеше һәлак була. Шуннан соң да әле анда һәлакәтләр еш булып тора. Бу урында зират булган икән, дип өстәп куйды ул. Шулчак кылт итеп исемә төште: без дә нәкъ шул вакытта...

Безнең урам пенсионерлары белән сөйләшеп торуыбыз. Бер күрше әйтүенчә, 2006 елда Казанны чыгып, Дәрвишләр бистәсенә җитәрәк, юл фаҗигасендә өч кеше һәлак була. Шуннан соң да әле анда һәлакәтләр еш булып тора. Бу урында зират булган икән, дип өстәп куйды ул.

Шулчак кылт итеп исемә төште: без дә нәкъ шул вакытта могҗизалы хәлгә тарыган идек бит. Улыма машина алырга дип Казанга киттек шулай. Минем машина белән өч кеше бардык. Барып җиткәч, берничә автосалонга кереп, кайда арзанрак икән дип бәяләрне белешеп чыктык. Ахырда Арча ягындагы яңа ачылган автосалон янында тукталдык. Улым ошаткан "Калина" маркалы машинаны алып, аны рәсмиләштереп, "бисмиллә" әйтеп, кайтыр юлга чыктык. Олы юлга җитеп, 300-400 метр ара китүгә, машина сүнеп туктады, җансыз калды бит. Җитмәсә, теге өч кеше һәлак булган вакытка туры килдек. Анда бер-бер артлы тезелгән машиналардан бөке хасил булган иде. Борыла торган да түгел. Яңа машинаны эткәли-төрткәли маташа торгач, кирегә борып, минем машинага тагып, янәдән автосалонга киттек. Ярый әле, ара ерак түгел. Автослесарьлар карап, нәрсәсендер боргалап, кабыздылар бит машинаны. Тагын җыенып кайтырга чыктык. Машинабыз сүнгән беренче урынга җиткән идек кенә, тагын сүнде бит. Нәкъ шул урында! Тагын өстерәтеп алып киттек моны. Автослесарьлар аны тагын кабыздылар. Җитәкчеләре булдымы, берсенә машинаны шушында гына 10-15 минут йөртергә кушып китеп барды. Күрәбез: машина әйбәт кенә йөри! Булды бугай инде бу дип, утырышып, тагын чыгып киттек кайтырга. Теге урынга гына җиткән идек, машина кабат сүнде! Янә өстерәтеп алып киттек. Бу инде юньле хәл түгел: өр-яңа машина бер үк урында өченче тапкыр сүнде бит! Ачу чыкты, автосалонда талашып беттем. Машинаны алыштырырга кушам, тегеләр риза түгел: документлаштырылган бит. Тыштан шундый ук бер машина алып кереп, ниндидер приборын салдырып, безнең машинаныкын алыштырып куйдылар. Кабызып чыгып киттек. Теге урыннан да узып, Кукмарага кайтып җиттек. Машинабыз хәзер дә әле әйбәт йөри, шөкер. Әллә, мин әйтәм, теге урында иске зират булып, серле көчләр безне җибәрергә теләмәделәр микән?

http://www.kukmor-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәер хәлгә аптырадык