Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөендек авылыннан Маһира Харрасова 90 яшен билгеләп үтте

Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә. Сөендек авылында яшәүче Маһира Харрасованың да 90 яшьлек гомере әнә шулай бер сулышта үткән. ...Сарлы авылында күп балалы гаиләдә...

Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә. Сөендек авылында яшәүче Маһира Харрасованың да 90 яшьлек гомере әнә шулай бер сулышта үткән.

...Сарлы авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән кыз, тормыш арбасына иртә җигелә. Колхозда төрле эштә хезмәт куя, соңрак кладовщик итеп билгелиләр, мәктәп интернатында тәрбияче дә була.

Яшьлек хыялларын челпәрәмә китереп, Бөек Ватан сугышы башлангач, киләчәккә зур өметләр баглаган Маһира да, тылдагы башкалар кебек үк, фронт өчен хезмәт куя.

1943 елда сугыштан яраланып кайткан авылдашы белән гаилә коралар. Бәхетле гаиләдә, сигез бала дөньяга килә. Хәзер инде үзләре әби-бабай алар. Кызганычка каршы, бала кайгысы да урап үтми Маһира Таҗи кызын...

- Әнкәй - безнең өчен уңган хатын-кыз, тырышлык үрнәге булды. Әле дә аның киңәш-фатыйхалары белән гомер итәбез. Кадерлебез безнең өчен бүген дә ныклы таяныч. Чиксез рәхмәтлебез аңа, - ди балалары аның турында.

Бүгенге юбилярга чын күңелемнән сокланып кайттым. Аның бәхетле бүгенгесе һәм шатлыклы киләчәге бар, чөнки аның күз карасы кебек кадерләп үстергән җиде баласы, «Әбием!», дип өзелеп торган 16 онык һәм 28 оныкчыгы бар. Тугызынчы дистәсен тутырса да, Маһира әби күңел көрлеген югалтмаган. Мөлаем, йөзеннән олпатлык сирпелгән ветеранның бүген дә күзләрендә яшәүгә дәрт чагыла.

Маһира Харрасованың нәтиҗәле хезмәте төрле бүләк, рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, медальләр белән билгеләнгән. Ветеран бүгенге көндә туган авылында улы Таһир һәм килене Люция тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сөендек авылыннан Маһира Харрасова 90 яшен билгеләп үтте