Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Семинар: Азнакай малларына җан җылысы кирәк

Хуҗалыкларның төп кереме ит белән сөткә бәйле. Соңгы вакытта ил күләмендә сөткә бәя дә арта бара. Терлекләрнең баш санын саклап калып, тиешле күләмдә сыйфатлы сөт савып алган хуҗалыклар бүгенге көндә сөт сатып, үзләренең матди хәлен яхшырта ала. Районыбыз терлекчеләре сөт савып алу буенча республикада беренче унлыкта бара. Әмма бу безне...

Хуҗалыкларның төп кереме ит белән сөткә бәйле. Соңгы вакытта ил күләмендә сөткә бәя дә арта бара. Терлекләрнең баш санын саклап калып, тиешле күләмдә сыйфатлы сөт савып алган хуҗалыклар бүгенге көндә сөт сатып, үзләренең матди хәлен яхшырта ала.

Районыбыз терлекчеләре сөт савып алу буенча республикада беренче унлыкта бара. Әмма бу безне тынычландырырга тиеш түгел. Чөнки күп кенә хуҗалыкларда сөт җитештерү шактый кимегән.

Сәбәбе нидә? Булган кимчелекләрне ничек хәл итәргә? Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре бу көннәрдә фермалардан кайтып та кермиләр дисәк, һич арттыру булмас. Барлык хуҗалыкларда комплекслы тикшерүләр, семинарлар, эшлекле сөйләшүләр уза. Агропредприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы шундый семинарларның берсе узган шимбәдә "Кәлимуллин" КФХ һәм "Таллы Бүләк" АХҖК терлекчелек фермаларында үтте. Семинар эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән үзе катнашты.

Яхшы сыйфатлы ит һәм сөт җитештерү өчен районда бар шартлар да бар. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган. Бәлки малкайларга һәм алар белән турыдан-туры эшләүче терлекчеләргә игътибар, җан җылысы җитенкерәмидер. Малкайларның алдында туклыклы азык, су, менераль кушылмалар булып, аслары чиста булса, сөт нигә кимер икән? Терлекчеләргә тиешле хезмәт шартлары тудырылып, хезмәт хаклары үзвакытында түләнсә, алар да начар эшләмәс.

Бүлмәдә сводка укып утырып кына, эшләп булмый. Сезнең эшегез фермалардан, кешеләр белән сөйләшүдән башланырга тиеш. Бергәләп сөйләшеп, проблемаларны бергә хәл итегез, кешеләр күңеленә юл таба белегез! - диде Марсель Зөфәр улы җитәкчеләр һәм белгечләргә мөрәҗәгать итеп.

Сөтнең сыйфаты һәм күләме терлекләрнең туклануына бәйле. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов терлек азыгы рационы, сыйфаты һәм башка терлекчелек мәсьәләләрендә эшлекле киңәшләрен бирде һәм әлеге юнәлештә киләчәктә оештырылачак чараларга тукталды. Кичә "Марс" ҖЧҖ хуҗалыгында терлекчеләр өчен укуларның башланып китүе сүздән эшкә күчүнең ачык мисалы иде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семинар: Азнакай малларына җан җылысы кирәк