Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөембикә урамы – җәяүлеләр өчен генә

Узган атнада район башлыгы Рәфис Галиев Казан архитектура-төзелеш университетының дизайн факультеты студентлары белән очрашты. Студентлар Азнакай шәһәренең Сөембикә урамын төзекләндерү проектын эшләүдә катнашачаклар. Сөембикә урамы шәһәр уртасында урнашкан һәм Татарстан мәйданын бәйрәмнәр, ярминкәләр, ял итү урыны булган Мәдәният сарае каршындагы мәйдан белән тоташтыра. Урамның бер өлеше җәяүлеләр өчен генә булачак....

Узган атнада район башлыгы Рәфис Галиев Казан архитектура-төзелеш университетының дизайн факультеты студентлары белән очрашты.

Студентлар Азнакай шәһәренең Сөембикә урамын төзекләндерү проектын эшләүдә катнашачаклар.

Сөембикә урамы шәһәр уртасында урнашкан һәм Татарстан мәйданын бәйрәмнәр, ярминкәләр, ял итү урыны булган Мәдәният сарае каршындагы мәйдан белән тоташтыра. Урамның бер өлеше җәяүлеләр өчен генә булачак.

Алина Сәгъдиева, Мария Ледяева, Динара Шәйхетдинова, уку проекты планы буенча, Азнакай районына шәһәр архитектурасы белән танышырга килгәннәр. Булачак архитекторларның мондый проектларда беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Аларның Казанда узган «Идеаль шәһәр» концепциясен проектлауда да тәҗрибәсе бар, «100 сквер» проектында да активлык күрсәтәләр. Курс эше өчен студентларга Яшел Үзән, Буа һәм Азнакай районнарының берсен сайлап алырга тәкъдим итәләр. Алар иң матур шәһәр - Азнакайны сайлый.

Кызларның Сөембикә урамын төзекләндерү буенча кайбер идеяләре дә бар:

- Безнең уйлавыбызча, Сөембикә урамы әлегә җәяүлеләр өчен бик үк уңайлы түгел. Шәһәр матур, якты, перспективалы. Биредә кызыклы кече архитектура формалары бар. Аның тематикасын алга таба үстерәчәкбез, - диләр алар.

Проект концепцияләре декабрь урталарына әзер булачак. Кызлар әлеге эшләрнең берсе ошап, киләчәктә тормышка ашачагына ышаналар.

Район башлыгы Рәфис Галиев үз тәкъдимнәрен кертте. Биналарны заманча яктырту ысулы аның игътибарын аеруча җәлеп итте. Мәсәлән, бүгенге көндә капремонт баручы Балалар иҗаты үзәгенең сәнгатьчә яктыртылышы булырга тиеш. Җәяүлеләр урамы буларак, Сөембикә урамында кар чистарту машиналары өчен керү юллары ясау зарур. Төп идея: бу урамны аллеяга әйләндерү, анда җитәрлек күләмдә эскәмияләр урнаштыру, агач-куаклар, чәчәкләр утырту, ярминкәләр һәм башка бәйрәмнәрдә куллану өчен күчмә сәүдә павильоннары кую...

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Афанасьев бу урамга суга торган зур электрон сәгать кую тәкьдиме белән чыкты. Урамның тарихи эчтәлеген, милли төсмерен атрибутикада, мәсәлән урам үзәгендә урнашкан балалар бакчасында чагылдыру планлаштырыла.

Кызлар төрле төбәкләрдә туып-үскән. Аларның берсе Лангепастан, икенчесе Әлмәт шәһәреннән, ә өченчесе Югары Ослан районыннан. Р.Галиев аларның үз туган шәһәрләре архитектура дизайныннан кайбер элементларны үзләштерергә кирәклеген әйтте. Район башлыгы студентларның киләчәккә планнары белән кызыксынды һәм төзелеш өлкәсендә яшь белгечләрнең җитмәвенә борчылып, булачак архитекторларны Азнакай шәһәренә эшкә чакырды.

Оксана ИЛЬЯСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев