Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Саву аппараты – кызыксындыру чарасы

Марсель Шәйдуллин Илдар Абдуллинга (сулда) сыер саву аппараты тапшыра Күктәкә, Әгер, Тымытык авыллары кергән муниципаль җирлекнең еллык хисап җыены Тымытык мәдәният йортында узды. Аның алдыннан район башкарма комитетының оешма һәм учреждениеләре белгечләре халык сорауларына җавап бирде. Җыелыш авыл ветераннарыннан торган хор коллективы һәм Лилия Идрисова җитәкчелегендәге балалар бию ансамбленең тәбрикләү...

Марсель Шәйдуллин Илдар Абдуллинга (сулда) сыер саву аппараты тапшыра

Күктәкә, Әгер, Тымытык авыллары кергән муниципаль җирлекнең еллык хисап җыены Тымытык мәдәният йортында узды.

Аның алдыннан район башкарма комитетының оешма һәм учреждениеләре белгечләре халык сорауларына җавап бирде.

Җыелыш авыл ветераннарыннан торган хор коллективы һәм Лилия Идрисова җитәкчелегендәге балалар бию ансамбленең тәбрикләү чыгышлары белән ачылды.

Беренче эш итеп, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин үзләренең фидакарь хезмәтләре белән районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүчеләргә "Азнакай районына - 80 ел" медале, Рәхмәт хаты, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Авыл җирлегендә биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы гаиләләргә, матди кызыксындыру максатыннан, сыер саву аппаратлары бүләк итте. Марсель Зөфәр улы аларга алга таба да зур уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде.

Җирлекнең еллык хисабы турында аның башлыгы вазифаларын башкаручы Айрат Фазлыев җентекле чыгыш ясады. Шулай ук җирлеккә караган учреждениеләр - мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы, агрофирма бүлекчәсе җитәкчеләре, мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев, район фермерлары ассоциациясе җитәкчесе Айрат Габдрахманов, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов информацияләре тыңланды

Җыелышта районның еллык социаль-икътисади үсеше һәм алда торган бурычлар турында Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев