Сарманлы Азнакайда 39 000 мең сумлык зыян күргән
Сарман районы кешесе, кәеф-сафа корып алганнан соң, Азнакай районы Әгерҗе авылы буасы ярында тирән йокыга тала. Уянганда аның муенындагы алтын чылбырыннан да, кесәсендәге кәрәзле телефоныннан да җилләр искән була. Ир кеше 39000 мең сумлык зыян күрә. Нефть чыгару объектларыннан әйбер урлау очрагы теркәлгән. Берәү Әгерҗе авылы янында урнашкан нефть скважинасыннан...
Сарман районы кешесе, кәеф-сафа корып алганнан соң, Азнакай районы Әгерҗе авылы буасы ярында тирән йокыга тала. Уянганда аның муенындагы алтын чылбырыннан да, кесәсендәге кәрәзле телефоныннан да җилләр искән була. Ир кеше 39000 мең сумлык зыян күрә.
Нефть чыгару объектларыннан әйбер урлау очрагы теркәлгән. Берәү Әгерҗе авылы янында урнашкан нефть скважинасыннан электр двигателе урлый. Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары алып барган вакытта гаепләнүче билгеләнә.
Әлеге авыл кеше урланган двигательне күптән сүтеп, металл кабул итү пунктына илткән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев