Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарман районында өч кешене эзлиләр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге РФ Җинаятьләр кодексының 161 маддәсенең 2 нче часте буенча гаепләнүче (талау) элек тә хөкем ителгән 1981 елгы Галиев Эльвир Илшат улын эзли.

Ул Сарман районы, Иләксаз авылында теркәлгән, әмма бүгенге көндә тикшерү органнарыннан качып йөри.

Шулай ук хәбәрсез югалган 1953 елгы Ефремова Миннирая Сабирҗан кызын эзләшүдә дә ярдәм сорала. Ул 4 нче сентябрьдә Рантамак авылы янәшәсендәге буадагы ял урыныннан китә һәм юкка чыга.

Хокук сакчылары шулай ук 1938 елгы Сәгыйтов Наил Вагыйз улын да эзли. Ул 31 майда Җәлил бистәсендә иртәнге якта суга китә һәм кире кайтмый.

Э.И.Галиев, М.С.Ефремова, Н.В.Сәгыйтов турында  нинди дә булса мәгълүматка ия булган кешеләрнең эчке эшләр бүлегенә  02 телефон номеры буенча шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев