Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарлыда яңа мәдәният йорты ачылды

Азнакай муниципаль районының Сарлы авылында республика программасы буенча төзелгән мәдәният йорты һәм капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды. Тантана мәктәптән башланып китте. Утыз ел һәм аннан да элегрәк салынган мәктәп биналары Татарстан Президенты башлангычы белән кабул ителгән программа нигезендә ремонтлана. Әлеге программага быел Азнакайның 4 гомуми белем бирү учреждениесе керде. Шуларның...

Азнакай муниципаль районының Сарлы авылында республика программасы буенча төзелгән мәдәният йорты һәм капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды.

Тантана мәктәптән башланып китте. Утыз ел һәм аннан да элегрәк салынган мәктәп биналары Татарстан Президенты башлангычы белән кабул ителгән программа нигезендә ремонтлана. Әлеге программага быел Азнакайның 4 гомуми белем бирү учреждениесе керде. Шуларның берсе - 77 укучысы булган Сарлы мәктәбе яңа уку елын яңарып-купшыланып каршы ала.

Зиннур Шәвәлиев җитәкчелегендәге "Ремонт-төзү оешмасы" ҖЧҖ мәктәпнең түбәсен, тәрәзәләрен, кабинет ишекләрен, канализацион системаны, җылылык, санузел системасын алыштырган; җылы туалетлар ясалган, әйләнәли нигез кыры ныгытылган, фасад буялган. Эчке буяу-сылау эшләрендә укытучылар да катнашкан. Мәктәп директоры Мәүлетҗән Әхмәтов подрядчы эшеннән кәнәгать.

Бәйрәм уңаеннан район хакимияте мәктәпкә бер сыйныф комплекты бүләк итте.

Аннан халык һәм кунаклар мәдәният йортына таба агылды. Ул әллә кайдан балкып, үзенә тартып тора. Әйләнә-тирәсе матур итеп коймаланган, юллар асфальтланган, тирә-юнендә чәчәкләр күзне иркәли. Бүген кунаклар биредә агачлар утыртты.

Яңа мәдәният йортын да сыйфатлы итеп Зиннур Шәвәлиев командасы башкарып чыккан. Әлеге объект төзелешенә район бюджетыннан да 450 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тантаналы вакыйгалар белән котлап, республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

-Бүген без "Авыл клублары төзелеше" республика программасы нигезендә Сарлыда салынган мәдәният йортын ачарга җыелдык. Иске клуб бинасы бик искергән иде. Һәм менә безнең алда - төрле мәдәни чаралар, түгәрәкләр оештыру, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре тудырылган, 200 урынлы тамаша залы булган күп функцияле үзәк. Биредә яшьләргә дә, балаларга һәм олыларга да күңел ачарга, аралашырга, күңеленә хуш килгән шөгыль табарга мөмкинлек булыр, - диде ул.

Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эше буенча республика фәнни-методик үзәге директоры Гали Габдрахманов ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән клубка 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Сарлыдан күренеке шактый шәхесләр чыккан. Алар арасында татар эстрадасы йолдызы Зәйнәп Фәрхетдинова да бар. Бу көнне ул тормыш иптәше Зөфәр Билалов белән иң матур җырларын бүләк итте. Үзешчәннәребез чыгышлары да тантанага ямь өстәде.

- Авылларны саклау, үстерү турында кайгырткан республика, район җитәкчеләренә рәхмәт, - ди Зәйнәп ханым.- Бу истәлекле вакыйгалар - Сарлының яңару билгесе. Авыллар - иҗат һәм сәнгать әһелләренең илһам чишмәсе, алар җир йөзеннән юкка чыкмасын иде!

Сарлыларның йөзендә дә бу көнне куаныч балкыды.

-Күз явын алырлык бина! Бездә халык җырга-моңга бай. Клубта төрле кичәләр, яшләр өчен кичке уеннар, дискотекалар оештырабыз. Борынгы гореф-гадәтләребезне, милли традицияләребезне саклап, күңелле итеп яшибез. Хәзер ялларыбыз тагын да яхшырак үтәр, - ди мәдәният йорты мөдире Эльвира Кәримова.

Сарлы авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов тә мәдәният йорты алга таба да балалар иҗатын үстерү, рухи байлык үзәге булып халыкка хезмәт итәр дип ышандырды.

Резеда Шәрипова

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сарлыда яңа мәдәният йорты ачылды