Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарлы укучылары хезмәткә һәм оборонага әзер!

Мәктәптә укытучыбыз: "ГТО нормалары тапшырачаксыз", - дип хәбәр иткәч, күпләребез аңламыйча, Илнур Мирхәтим улына сорау тулы күзләребезне төбәдек. Нәрсә ул ГТО? Нишләячәкбез? Укытучыбыз озак көттермәде, аңлата да башлады: "Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО...

Мәктәптә укытучыбыз: "ГТО нормалары тапшырачаксыз", - дип хәбәр иткәч, күпләребез аңламыйча, Илнур Мирхәтим улына сорау тулы күзләребезне төбәдек. Нәрсә ул ГТО? Нишләячәкбез? Укытучыбыз озак көттермәде, аңлата да башлады: "Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру быелдан кире кайтарыла. Әлегә илебездә бу тәҗрибә сыйфатын гына йөртә. Әмма республикабыз ГТО нормалары иң беренчеләрдән кертелгән 11 төбәк исемлегендә". Дәресләр бетүгә, әнием янына барып "сорау ала башладым" : "Әнием, син ГТО тапшырдыңмы?"

- Әйе, кызым. ГТО нормаларын кертү кирәк, һәм бу мөһим дә. Элек махсус программа буенча укучыларны яшь үзенчәлекләренә карап башта дәресләрдә ГТОга кертелгән спорт төрләренә өйрәтәләр, аннан "имтихан" бирдерәләр иде. Ягъни безнең норманы үтәү-үтәмәүләрен тикшерделәр. Әлбәттә, безнең җиңүгә омтылышларыбыз бик көчле, билгеләнгән норманы үтәү өчен җан-фәрманга тырыша идек. Ә ГТО значогын күкрәккә тагып йөрү - ул үзе батырлык. Андый спортчы укучыларны тантаналы линейкада бүләкли иделәр. Мин үзем дә заманында ГТОның алтын значогына ия булдым һәм моның белән бик горурлана идем.


90 нчы елларда ГТО бетерелсә дә, аның тамырлары сакланды дип уйлыйм. Укучылар әле дә бик күп спорт төрләре буенча нормативлар тапшыралар, иң җитезләр һәм көчлеләр районда сынашалар. Сезгә дә ГТО тапшыру бары тик файдага гына булачак. Кайгырма, сез булдырачаксыз!" - диде ул.

Мәктәбебездә күпләр ГТО нормаларын кире кайтаруны бик уңай кабул итте. Күптән кирәк иде инде бу, диделәр. Хәзер балаларны гына түгел, хәтта күп кенә өлкәннәрне дә телевизор, компьютер каршыннан аерып алып булмый бит. Сәламәтлек турында уйлау бетте. ГТО кертелү белән бигрәк яшь буынның сәламәтлегенә уңай йогынты булыр, дип ышана норматив тапшырып үскән кешеләр. Һәрбер кеше сау-сәламәт һәм нык булу өчен спорт белән дус булырга, шөгыльләнергә тиеш, дип уйлыйм. Кечкенәдән үк спорт белән дус булган кеше көчле, җитез һәм тәвәккәл була. Шуңа да мин спортны яратам, аның төрле төрләре белән кызыксынам. Спорт минем тормышымда бик мөһим урынны алып тора. Ул - минем якын дустым. Бу дустымнан бер дә аерыласым килми, чөнки ул миңа көч һәм куәт бирә. Хәзерге көндә бәхет төшенчәсен сәламәт булу дип аңлаталар. Бу, чыннан да, шулай. Чөнки сәламәт булганда гына без шаярабыз, дөньяның матурлыгына сокланабыз, ә иң мөһиме - дөрес фикер йөртә алабыз. Мин үзем сәламәтлекне кечкенәдән сакларга, ныгытырга кирәк дим. Тәпи баскач, безне спорт белән әкрен генә таныштырып, чыныгулар алып яшәргә әти-әниләребез өйрәтсә, зурайгач, үзебез шөгыльләнәбез.

Безнең гаиләдә спорт белән шөгыльләнергә бик яраталар. Бигрәк тә кыш көне чаңгы шуу гаиләбезнең матур традициясенә әверелде. Чаңгы тагып авылыбыздан ерак булмаган Башкортстан Республикасы тау битләренә ашыгабыз.Таудан бер-беребезне уздыра-уздыра шуабыз. Әнием нарат урманы эчендә чаңгыда йөрергә ярата. Азнакай шәһәрендәге чаңгы базасына да еш киләбез.

Сентябрь-октябрь айларында без классыбыз белән ГТО тапшырдык. Ай саен мәктәптә спортка багышланган төрле чаралар уздырылды. Дәресләр бетүгә һәркем спорт залына ашыкканын күреп олылар гына түгел, без дә сөендек. Димәк, укучылар үз сәламәтлекләре турында чын күңелдән кайгырталар. Бары тик вакытыңны дөрес итеп бүлгәндә генә бар эшкә дә өлгерәсең, сәламәт булсаң гына бу якты дөнья тагын да яктырак булып тоела. Әйдәгез барыбыз да спорт белән шөгыльләник, ГТО нормаларын уңышлы тапшырыйк.

Рафилә Мөхәммәдиева,

Сарлы урта мәктәбенең 9 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сарлы укучылары хезмәткә һәм оборонага әзер!