Бүген районыбызның Сәпәй авылында гомер итүче Минҗиһан Хөснетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тугызынчы дистәсен алыштырса да, ул җәмгыятьтәге эшләр торышы белән кызыксына, газета-журналлар укый, үз киңәшләре һәм тәҗрибәләрен яшьләр белән уртаклаша.
Тыл ветераны Минҗиһан Юнысовага Россия һәм Татарстан Президентлары, район җитәкчелеге котлауларын, район башлыгы урынбасары Роза Галиева ирештерде. Авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева да барлык авылдашларның изге теләкләрен җиткерде.
Үзенә карата шундый игътибар, изге теләк-тәбрикләүләрдән бик дулкынланган юбиляр аларга рәхмәтләрен әйтеп туймады.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев